Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
16
ноябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Р.Миңнеханов: "Татарстан Бельгия белән эшлекле элемтәләрне активлаштыру ягында"
Татарстан Бельгия Корольлеге белән эшлекле элемтәләрне активлаштырырга кирәк дип саный. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Бельгия Корольлегенең РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ги Триверау белән очрашуда белдерде. Татарстан Хөкүмәте башлыгы әлеге Ауропа иле белән ике арадагы эшлекле мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә чыгарга тиеш дип саный.
ТР Хөкүмәте башлыгы Ирландия илчесе белән очрашты
Татарстанга танышу визиты белән Ирландиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Филипп Макдон килде. Әлеге вазифага күптән түгел генә билгеләнгән илче белән бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов очрашты.
"Татмедиа" ААҖ Директорлар советының яңа составы расланды
ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы "Татмедиа" ААҖ Директорлар советының яңа советын раслады.
ТР Президенты Кремльдә Бельгия Корольлеге илчесе белән очрашты
16 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Казан Кремлендә Бельгиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ги Труверуа белән очрашты.
ТР Президенты Кремльдә Ирландия илчесе белән очрашты
16 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Казан Кремлендә Ирландиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Филип МакДона белән очрашты.
Бельгиянең Россиядәге илчесе Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә булды
16 ноябрьдә ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә вуз студентлары һәм укытучылары Бельгия Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ги Труверуа әфәнде белән очрашты.
Брюссельдә Татарстан вәкиллеге ачылырга мөмкин
16 ноябрьдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Бельгия Корольлегенең РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ги Труверуа җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.
Р. Миңнеханов "Скартел" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
16 ноябрьдә ТР Хөкүмәт Йортында югары тизлекле интернетны, аерым алганда, WiMAX технологиясе базасында үстерү перспективалары хакында сөйләшү узды. Бу хакта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның "Скартел" компаниясе директоры Денис Свердлов белән очрашуы барышында сүз барды.
"Татпотребсоюз" 2010 елда продукция әзерләү әйләнешен 3 миллиард сумга җиткерергә ниятли
"Татпотребсоюз" 2010 елда продукция әзерләү әйләнешен 3 миллиард сумга җиткерергә ниятли. Агымдагы елда әзерләү әйләнеше 2 миллиард сумга җитәчәк. Әзерләү әйләнеше соңгы елларда ТР шәхси хуҗалыклары ит, сөт, яшелчә, бәрәңге һәм башка төрле авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен сизелерлек арттыруга бәйле рәвештә үсәчәк.
Ике атна эчендә Казанның кайсы урынында авыл хуҗалыгы базары буласы ачыкланырга тиеш
Быел 19 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Казанда уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Татарстанның 23 районыннан килеп барлыгы 281 млн. сумнан артык 17 мең тонна продукция сатылды, дип белдерде бүген Казан шәһәре Башкарма комитетында барган "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә икътисади үсеш комитеты җитәкчесе Азат Шәрәпов.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз