Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
16
ноябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Милли музей 2013 елгы Универсиадага әзерлек мәсьәләсен караячак
18 ноябрьдә республикабызның Милли музеенда "Татарстан музей өлкәсен үстерүдә музейлар бәйләнеше роле. Идеология һәм оештыру формалары" темасына "түгәрәк өстәл" утырышы узачак. Чара "XXI гасырда музей белән идарә итү" исемле семинар-тренинг кысаларында оештырыла. Анда республикабызның дәүләт, муниципаль һәм ведомстволарга карый торган музейлар җитәкчеләре катнашыр дип көтелә.
13
ноябрь, 2009 ел
җомга
Татарстан Президенты Фоат Зиннуровка генерал погоннары тапшырды
13 ноябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты җитәкчесе Фоат Зиннуровка милиция генерал-майоры погоннарын тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестицион-венчур фондының попечительлек советы утырышын үткәрде
13 ноябрь көнне ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестицион-венчур фондының попечительлек советы утырышын үткәрде. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда - "Алтын Мөнбәр" кайтавазы"
19 - 29 ноябрьдә Казанның "Мир" кинотеатрында "V "Алтын мөнбәр" Халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы" узачак. Аның кысасында тамашачылар фестивальнең иң яхшы фильмнарын кабат карый алачак.
Танылган француз галиме Жак Эпельбаум Казанда чыгыш ясый
13 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Казан дәүләт медицина университетының актлар залында француз галиме, "Sainte Anne" Психиатрия һәм неврология үзәге директоры Жак Эпельбаум "Картаю баштан башлана" темасына лекциясен башлап җибәрә.
12
ноябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Фәрит Мөхәммәтшин Җәмил Нигъмәтовны 70 яшьлек юбилее белән котлады
12 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күренекле галим, педагогика фәннәре докторы, профессор, РФнең атказанган фән эшлеклесе Җәмил Нигъмәтовны 70 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа, фән һәм мәгариф өлкәсен үстерүгә югары әзерлекле белгечләр әзерләүгә керткән өлеше өчен, Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды.
Татарстан парламенты башлыгы Җәмил Нигъмәтовны шәхсән үзе, Татарстан Президенты, ТР Хөкүмәте һәм депутатлар исеменнән юбилее белән кайнар котлады. "Киләчәктә дә абруегезны арттырып, халкыбызга хезмәт итәрсез дип ышанам. Бик зур рәхмәт сезгә", - дип, ул Җәмил Нигъмәтов алдында баш иде.
Татарстан Россиядә медицина өлкәсен модернизацияләүдә катнашачак
12 ноябрьдә "Казан" милли мәдәният үзәгендә Идел буе федераль округының "Медицина - яшәү дәрәҗәсе өчен" IV Гомумроссия медицина форумы ачылды. Аны ачу тантанасында рәсми затлардан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре урынбасары Римма Ратникова, республикабызның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнаштылар.
Казан мэры В.Аксенов музеена аның әтисенең 50 ел яшеренеп яткан маузерын бүләк итте
12 ноябрьдә Казанның К.Маркс ур., 55/31 адресы буенча дөньякүләм танылган рус язучысы Василий Петрович Аксенов музей-йортын ачу (язучы 1930-1940 елларда яшәгән йорт төзекләндерелерлек булмаганга, яңасы салынды) тантанасы белән "Аксенов-фест" III Халыкара әдәби-музыкаль фестиваленә старт бирелде.
Мәскәүдә "КАМАЗ" Директорлар советы утырышы узды
12 ноябрьдә Мәскәүдә "КАМАЗ" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды, анда Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков та катнашты.
Казан мэры Мәскәүнең СКОЛКОВО идарә мәктәбе студентларын кабул итәчәк
13 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Казан Ратушасында Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Мәскәүнең СКОЛКОВО идарә мәктәбе студентлары белән очрашачак. Очрашу барышында аларга Казанның икътисади куәте хакында мәгълүмат биреләчәк, диелә мэриядән алынган хәбәрдә.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз