ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2009 ел
чәршәмбе
11 ноябрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов белән очрашты.
Татарстан Республикасы делегациясенең Беларусьны фашистлардан саклаганда һәлак булган Татарстан сугышчылары өчен һәйкәл ачу тантанасында катнашу өчен Витебск өлкәсенә сәфәре вакытында кичә өлкә башкарма комитетында өлкә җитәкчелеге, ветераннар һәм татар диаспорасы вәкилләре белән очрашу булды.
11 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Казан дәүләт медәният һәм сәнгать университеты ачылуына 40 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе узачак.
11 ноябрь көнне Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Чехия Республикасы эчке эшләр министры Мартин Пецина белән очрашты. Очрашуда ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
11 ноябрьдә Казан Кремлендә фосфорорганик химия өлкәсендә 2009 ел халыкара Арбузов премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев лауреат дипломын һәм истәлекле медальне профессор, Польша фәннәр академиясе академигы, Польша фәннәр академиясенең молекуляр һәм макромолекуляр тикшеренүләр үзәге директоры Мариан Миколайчикка тапшырды.
2009 елның 10 ноябрендә, Россия милициясе көнендә, Татарстанга министр Мартин Пецина җитәкчелегендә Чехия Республикасы Эчке эшләр министрлыгы делегациясе килде.

Делегация составында: министрның Ауропа мәсьәләләре буенча урынбасары, Чехия полициясе президенты, Чехия Республикасы янгынга каршы һәм коткару хезмәтенең Баш идарәсе җитәкчесе, Халыкара мөнәсәбәтләр департаменты директоры, Чехия Республикасының Мәскәүдәге Илчелеге полиция атташесы, шулай ук эшлекле даирә вәкилләре - барлыгы 17 кеше. Бу сәфәр 2 көн дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
17 ноябрьдә Татарстанда Бельгия предприятиеләре вәкилләре белән адреслы очрашулар узачак. Бу чараны ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы оештыра.

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашуларның максаты Бельгия һәм Татарстан предприятиеләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру. Республика предприятиеләре вәкилләре 13 ноябрьгә кадәр ТР Сәүдә-сәнәгать палатасына заявкалар биреп, Бельгия фирмалары белән сөйләшүләрдә катнаша ала.

Татарстан җитәкчелеге Кытайдан килгән делегация белән очрашты. Кунакларны республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм аның беренче урынбасары Борис Павлов кабул итте.
Киләсе елда Казанда беренче тапкыр АТР классификациясендәге (профессиональ теннисчылар ассоциациясе) "Challenger" халыкара теннис турниры үтәчәк.
Габдулла Тукай шигырьләрен француз теленә тәрҗемә итәргә мөмкиннәр. Бу хакта "Альянс Франсез – Казан" үзәгенең еллык җыелышында хәбәр иткәннәр. Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева да катнашкан. Үзәк директоры Роза Гобәйдуллина сүзләренә караганда, быелгы ел оешма өчен аеруча уңышлы булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International