ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2009 ел
чәршәмбе
11 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга ике көн элек килгән Калуга өлкәсе делегациясе белән очраша. Очрашу алдыннан кунаклар өчен парламентның утырышлар залына, музей һәм китапханәгә экскурсия оештырыла.

10
ноябрь, 2009 ел
сишәмбе
Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов Казанга килде. Аэропортта аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
10 ноябрь көнне "Бердәм Россия " бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясе Рәисе Владимир Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Татарстан белән Саксония машина төзелеше, фән һәм яңа технологияләр кертү өлкәсендә системалы эшләргә ниятли. ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан делегациясенең Саксониягә сәфәренә нәтиҗә ясады.
Казанга Калуга өлкәсенең төбәк башлыгы Анатолий Артамонов җитәкчелегендәге делегациясе килде. Кунаклар сәфәрнең беренче көнендә республиканың сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни мөмкинлекләре белән танышты. Алар башкаладагы IT-паркта һәм "Идея" инновацион технопаркында булды, Татарстанның Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты һәм ТР Инвестиция-венчур фонды җитәкчелеге белән очрашты.
9 ноябрь көнне ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында беренче секретарь Лео Трембле җитәкчелегендәге Швейцариянең РФдагы илчелеге делегациясе белән очрашу булды. Очрашуда катнашучылар мәгълүмат алмашты һәм хезмәттәшлек итү юнәлешләре буенча фикер алышты.

9
ноябрь, 2009 ел
дүшәмбе
9 ноябрь көнне РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Чаллыда булды. Аны РФ икътисади үсеш министрының урынбасары Александра Левицкая, "Ростехнологияләр" дәүләт корпорациясенең генераль директоры Сергей Чемезов, аның урынбасары Игорь Завьялов, Тышкы икътисади банк идарәсе рәисе Владимир Дмитриев озатып йөрде.

"КАМАЗ"да кунакларны ТР Хөкүмәте Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Чаллы мэры Илдар Халиков, "КАМАЗ" ААҖнең генераль директоры Сергей Когогин каршы алды.

Игорь Шувалов "Камминз Кама" уртак предприятиесендә, "Мастер" Кама индустриаль паркы ААҖнең А класслы яңа логистика терминалында, "LEONI" заводы мәйданында булды. Кунаклар "КАМАЗ"ның фәнни-техник үзәгендә корпорация предприятиеләре чыгара торган махсус техника күргәзмәсен, шул исәптә "КАМАЗ" рейстайлинглы автомобильләрне карады.

КАМАЗ"ның спутнигы комплектлаучы эшләнмәләр җитештерүче "Мастер" Кама индустриаль паркы катлаулы икътисади кризис шартларында да бер урында тормый, үсеш ала.

Кышын урамнарны тәртиптә тотучы Казанның 19 подряд оешмасы тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Роза Җаббарова имзалаган телефонограмма алачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында белдерделәр.
9 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә РФ ФҖ Федерация Советының Россия Федерациясе субъектлары хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары белән эшләү Советы - Закон чыгаручылар советы утырышында катнаша.

6
ноябрь, 2009 ел
җомга
6 ноябрь көнне Казанда "Россия Федерациясендә яшәүче милләтләрнең чит ил диаспоралары: тарихи Ватан белән үзара бәйләнеш тәҗрибәсе" дигән темага түгәрәк өстәл узды. Анда федераль хакимият органнары һәм Россия төбәкләре вәкилләре генә түгел, чит ил кунаклары да катнашты.

Татарстан җитәкчелеге исеменнән түгәрәк өстәлдә катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде. Аның фикеренчә, безнең ватандашларыбыз чит илләрдә очраша торган төп проблемаларның берсе - диаспора һәм җәмгыятьләр кысаларында рус һәм милли телләрне саклау мәсьәләсе. "Мәгълүмат алмашу мөмкинлекләрен саклау аеруча мөһим - моны гаммәви мәгълүмат чаралары ярдәмендә эшләргә мөмкин. Әлбәттә, бу уңайдан Интернетның ролен дә онытмаска кирәк", - дип саный Римма Ратникова.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International