ЯҢАЛЫКЛАР


6
ноябрь, 2009 ел
җомга
Быел 3 ноябрь көнне РФ Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан каралып, беренче укылышта "Россия Федерациясе Салым кодексының 358 нче маддәсенең 2 нче өлешенә үзгәрешләр кертү турында"гы закон проекты кабул ителде. Анда сүз шәхси эшмәкәрләргә караган пассажир һәм йөк ташый торган диңгез, елга һәм һава судноларын, эшмәкәрләрнең төп эшчәнлеге пассажир һәм (яки) йөк ташуга бәйле булганда, транспорт салымы салу объектлары исемлегеннән чыгару турында бара.
6 ноябрь көнне Казанда “Россия Федерациясендә яшәүче милләтләрнең чит ил диаспоралары: тарихи Ватан белән үзара бәйләнеш тәҗрибәсе” дигән темага түгәрәк өстәл узды. Анда федераль хакимият органнары һәм Россия төбәкләре вәкилләре генә түгел, чит ил кунаклары да катнашты.

Хөрмәтле ватандашлар!
Бүген безнең республика Төп Закон кабул ителүнең унҗиде еллыгын билгеләп үтә.
Татарстан Конституциясе иң кыен имтиханны - вакыт сынавын лаеклы уза. Ил һәм дөнья күләмендәге глобаль үзгәрешләр, шулай ук тарихи традицияләр аркасында заман таләбенә җавап бирүче хокук өстенлеген һәм аның нормаларын урнаштыру җиңел генә бармый. Җәмгыятебезнең гражданлык ягыннан ныгу процессының ни дәрәҗәдә каршылыклы булуын без барыбыз да күреп торабыз. Әлеге шартларда Татарстан Конституциясенең турыдан-туры эш итү документы һәм җәмгыятьтәге тотрыклыкның һәм бердәмлекнең мөһим факторы дип саналуы закончалыклы хәл.


5
ноябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
5 ноябрьдә дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышы уза. Сессиянең көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәлә "2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" закон проекты белән бәйле. Киләсе елга республиканың финанс документы турында фикер алышуда ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Утырышта ТР Икътисад министры Марат Сафиуллин иң элек ТРның 2010 елга социаль-икътисади үсеше фаразы белән таныштырды. Бу фараз Россия икътисады үсеше шартларын исәпкә алып һәм агымдагы елда республика үсеше нәтиҗәләреннән чыгып төзелгән.

М.Сафиуллин сүзләренчә, бүгенге көндә дөнья икътисадында вәзгыять үзгәргән. "Нәкъ менә хәзерге вакытта дәүләтнең көйләү функцияләре, һичкайчан булмаганча, актуаль", - дип белдерде ул. Министр, республика икътисады алдында торган бурычларга тукталып, иң мөһиме - социаль йөкләмәләрне үтәү икәнлеген ассызыклап үтте. Халыкның куллану мөмкинлекләре тотрыклана баруын белдерде.

Саннарга килгәндә, 2010 елда доллар курсы - 33, 9 сум, нефтьнең бер барреле - 58 доллар, ә инфляция үсеше 10 процент итеп алынган. Төбәк тулаем продуктының - 2,4, сәнәгать җитештерүе индексының - 2, хезмәт хакы фондының - 4,2, инвестицияләр үсешенең - 1,7, кулланучылар бәяләр индексының 10 процентка үсүе көтелә.

Татарстанның нефть компанияләре агымдагы елның октябрь аенда 2772,453 мең тонна нефть чыгарган. Бу 2008 елның октябрь аена карата 103,7 процент дигән сүз. 10 ай эчендә 27073,802 мең тонна (101,1 процент) нефть чыгарылган. Бу хакта "Татнефть" ААҖ хәбәр итә. Шул исәптән "Татнефть" ААҖ октябрь аенда 2199,050 мең тонна нефть чыгарган, бу узган елның октябренә карата - 104,2, планга карата 101,9 процент тәшкил итә. "Татнефть" 10 айда 21527,925 мең тонна нефть чыгарган, шуның 1,7 проценты - планнан тыш.
5 ноябрь көнне дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышы уза. Көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәлә Татарстан Республикасының 2010 елга бюджет проекты белән бәйле. Шулай ук депутатлар игътибарына киләсе елга ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына кагылышлы закон проекты тәкъдим ителә.

4
ноябрь, 2009 ел
чәршәмбе
4 ноябрьдә Казанның Үзәк стадионында барган "Рубин" (Казан, Россия) белән "Барселона" (Испания) арасындагы Чемпионнар лигасы матчында көндәшләренең өстенлеге сизелсә дә, бигрәк тә икенче таймда, кыр хуҗалары да вакыт-вакыт каршы як капкасын хәтәр атакалады.

3
ноябрь, 2009 ел
сишәмбе
4 ноябрь көнне 16.00 сәгатьтә Борис Грызлов җитәкчелегендә РФ Дәүләт Думасы депутатлары "Барселона" футбол клубы ветераннары белән дуслык матчы уздыра. Казан Үзәк стадионының җиңел атлетика манежында булачак әлеге уеннар "Рубин" һәм "Барселона" Чемпионнар лигасы алдыннан оештырыла, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
"Әйбәтрәк тормыш өчен иң яхшы тәҗрибә" Бөтенроссия форумы 18-20 ноябрь көннәрендә Казанның "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында булачак. Аның беренче көнендә халыкара танылу алган "Кэдбери" компаниясе командасы мастер-класс үткәрәчәк. "Кэдбери операция системасы - предприятиенең чәчәк атуы юлы" темасына барган ул чара барышында блиц-бенчмаркинг уздырыла һәм шуның ярдәмендә предприятиедә сыйфатны үстерү буенча "яшерен" урыннар ачыклана.

Бүген ТР Министлар Кабинетында республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында барган брифингта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов шул хакта шәрехләде.

Аның сүзләренчә, 19ында "Корстон"да пленар утырыш үткәрелә һәм сыйфат мәсьәләсендә Мәскәү, Санкт-Петербургның әйдәп баручы белгечләре чыгыш ясый. Шунда ук икътисад һәм сәнәгатьнең төрле тармакларына караган прогрессив технологияләр һәм фәнни эшкәртмәләр күргәзмәсе тәкъдим ителә. Ул көнне форумда катнашучылар Татарстанның иң яхшы предприятиеләренә бара, аерым алганда, "Казаноргсинтез", Казанның вертолет, компрессор заводлары кебек сыйфат менеджменты системасы уңышлы кулланыла торганнары алар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International