ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2009 ел
сишәмбе
Өстерхан өлкәсе Хөкүмәте делегациясе "Алабуга" махсус икътисади зонасында булды. Делегацияне Хөкүмәт рәисе урынбасары - өлкәнең икътисади үсеш министры Әскар Кабикеев җитәкләде. Кунаклар ТР икътисад министры урынбасары Наил Гобәев җитәкчелегендә килде.

Очрашу барышында "Алабуга" махсус икътисади зонасын Россия махсус икътисади зонасының ТР буенча территориаль идарәсе җитәкчесе Рәсим Гыйматов тәкъдим итте.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевне Халыклар бердәмлеге көне белән котладылар. Ил җитәкчеләре аңа яңа уңышлар һәм уй-хыялларының тормышка ашуын теләделәр.
Язучылар - үзфикерле кешеләр, аларның авызын каплап, ябып, ниндидер фикерләрне әйттермичә җәмгыять корып булмый, һәм язучылар халыкка бик кирәк. С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында ТР Язучылар берлегенең 75 еллыгына багышланган тантанадагы чыгышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай дип белдерде. Шушы вакыйга уңаеннан Татарстан башкаласына ил йөрәге Мәскәүдән, тугандаш республикалардан күп санлы кунаклар килүен һәм көн дәвамында фәнни-гамәли конференция уздырылуын искәртеп, Парламент җитәкчесе әлеге берлекнең үткән сәхифәләрен барлады.

"Бу бик зур бәйрәм, республикакүләм вакыйга. Оешманың башында торган каләм ияләреннән мәшһүр язучылар, иҗтимагый-сәяси эшлеклеләрнең шушы кичәдә һәммәсен дә атап китү мөмкин булмаса да, Сибгат Хәким, Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттах, Илдар Юзеев, Мөхәммәт Мәһдиев, Рабит Батулла, Ренат Харис, Шәүкәт Галиев һәм башка бик күпләр алдында баш иеп, Язучылар берлегенең эшен оештыруда, аны саклап калуда өлешләре өчен олы рәхмәт әйтәсе килә. 1930-40 нчы, Бөек Ватан сугышыннан соңгы авыр елларда дөреслек эзләп йөрүчеләр, үзфикерле кешеләрнең күпмесе вафат булды, кайсыларына "халык дошманы" мөһере белән кара ягылды, алар шуннан җәфа чикте", - дип басым ясап әйтте Ф.Мөхәммәтшин.


2
ноябрь, 2009 ел
дүшәмбе
2 ноябрьдә Казанда "Казан" милли мәдәният үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең 75 еллык юбилее уңаеннан "XXI гасыр татар әдәбияты, татар әдәби теленең сакланышы һәм үсеш тенденцияләре" дигән фәнни-гамәли конференция ачылды. Җыен эшендә ТР Премьер-министры урынбасары - Мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, язучылар, шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләр катнашты. Фәнни-гамәли форум ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе һәм Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә оештырылган.

Бүгенге көндә Тарстан Язучылар берлеге төрле милләтләрнең бердәм әдәби гаиләсен тәшкил итүче 326 язучыны берләштерә. Берлекнең Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә бүлекләре бар, аның әгъзалары Мәскәүдә, Башкортстанда, Удмуртия, Мордовия, Чувашиядә, шулай ук Чиләбе, Пермь, Ульяновск, Киров, Төмән һәм Россиянең башка күп кенә төбәкләрендә яшәп иҗат итә. Соңгы елларда иҗат оешмасының сафлары талантлы яшь иҗат көчләре белән тулылануы татар әдәбиятына киләчәгенә өмет белән карарга ышаныч тудыра.

Илфак Ибраһимов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, тарихы дистәләрчә гасырларны колачлаган татар әдәбияты өчен 75 ел - ул бер кешенең уртача гомер озынлыгына тиң вакыт арасы гына. "Әмма шул вакыт эчендә генә дә гасырларга тиң вакыйгалар булып узды, никадәр ачышларга ирешелде. Безнең күз алдында сабан белән башланган гасыр космосны яулау, нанотехнологияләр чоры белән тәмамланды, глобальләшү кебек вакыйгалар башланды", - диде рәис.

3 һәм 4 ноябрь көннәрендә Казан дәүләт университетының II уку корпусында "Европа цивилизациясе контекстында татар мәдәнияте" темасына Халыкара фәнни конференция үткәреләчәк.

2 ноябрьдә Россия Президенты Дмитрий Медведев илнең күренекле гражданнарына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов та бар. Ул IV дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнде.

Россия Президенты Дмитрий Медведев Равил Моратовны бүләкләү турындагы указга 11 октябрьдә кул куйды. Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бүләкләнде.

2 ноябрьдә Казан Кремленың ТР Президенты сараенда республиканың алга китеше, халкының социаль һәм хокукый якланышы, сәламәтлеге өчен хезмәтләре кергән һәм эш нәтиҗәләре белән аерылып торган бер төркем татарстанлыга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бүләкләре тапшыру тантанасы булды.
Чаллыда, "Мастер" Кама индустриаль паркында "КАМАЗ" йөк автомобильләре өчен компонентлар җитештерү буенча яңа предприятие - "ЛЕОНИ Вайэринг Системс (РУС) ҖЧҖ - ачылды, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.

Предприятиене ачу тантанасында "КАМАЗ" ААҖ һәм "ЛЕОНИ" төркеме җитәкчеләре, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре катнашты. Ачылыш тантанасында ясаган чыгышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә "КАМАЗ"ның ачык үсеш стратегиясе бар, хезмәттәшләр һәм партнерлар белән мөнәсәбәтләр җайга салынган, биредә югары әзерлекле менеджерлар эшли. "Бу - генераль директор, директор советы әгъзалары, аларның коллегаларының көндәлек һәм катлаулы эше дип уйлыйм. "LEONI" компаниясе Чаллыда үз предприятиесен булдырды, һәм бу очраклы хәл түгел. Без "LEONI" компаниясенең директорлар советы җитәкчелегенә кыска гына вакыт эчендә хезмәттәшлекнең кулай формасын таба алуына бик рәхмәтле", - диде ул. Равил Зарипов "LEONI" компаниясе үзен уңайлы хис итсен өчен, яңа компаниянең заказлары күп булын теләде.

29 нчы октябрь көнне Самарада моңа кадәр өч шәһәрдә - Самара, Тольятти һәм Сызран шәһәрләрендә эшләп килгән татар милли мәдәни автономияләре берләшеп өлкә милли мәдәни автономиясен оештырдылар. Аның эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров та катнашты.

Самара шәһәренең үзәгендә урнашкан "Яктылык" татар мәктәбенең актлар залында узган бу конференция эшендә Самара, Тольятти, Сызран, Жигули шәһәреннән, өлкәнең Камышлы, Похвистнево районнарыннан милли оешма җитәкчеләре, активистлар, шулай ук, өлкә, шәһәр хакимиятеннән дә вәкилләр катнашты.

Татар әдәбияты классигы, шагыйрь Фатих Кәримне туган авылы Аетта онытмыйлар, олы хөрмәт белән искә алып яшиләр икән. Аеттагы урта мәктәп шагыйрь исемен йөртә, анда һәр елны Ф.Кәрим укулары үткәрәләр, авылның бер урамына аның исеме бирелгән. Шулай ук 1971 нче елда ул туган йортта музей ачылган. 2007 нче елда Фатих Кәримнең скульптор Хәниф Хәбибрахманов эшләгән бюсты да музей алдына куелган.

Шагыйрьне хөрмәтләп килгән кунаклар иң элек авыл музеенда булдылар, мәктәп белән таныштылар, аннан авыл мәдәният йортында узган тантаналы кичәдә катнаштылар. Бу тантанага килгән мөхтәрәм кунаклар арасында шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова, оныгы Артем Кәримов, шулай ук Казаннан Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, ТР милли музее өлкән фәнни хезмәткәре Флюра Дәминова, Уфадан Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев, Башкортостанның халык язучысы Марат Кәримов, БР язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Кадим Аралбаев, Милли әдәбият музее директоры Гөлдар Муратова, Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Наил Гатауллин җитәкчелегендә райондашлары һәм башка бик күп иҗат әһелләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International