Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
31
октябрь, 2009 ел
шимбә
Минтимер Шәймиев Евгений Примаковны юбилее белән котлады
31 октябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе Евгений Примаковны 80 яшьлеге белән тәбрикләде.
Ф.Мөхәммәтшин: "Фикер алышуларда чыгыш ясарга, үз фикереңне яклый белергә өйрәнергә кирәк"
31 октябрьдә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XVI конференциясендә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе программа документының яңа редакциясе проекты һәм партия уставындагы үзгәрешләр турындагы мәсьәләләр каралды.
Казан Суворов хәрби училищесында беренче курс студентларына погоннар тапшырылды
31 октябрьдә Суворов хәрби училищесында тантаналы чара узды - беренче курста укчы 40 яшүсмергә погоннар һәм суворовчы таныклыклары тапшырдылар.
30
октябрь, 2009 ел
җомга
Ф.Мөхәммәтшин ТР Халыклары ассамблеясы филиалларының эшен активлаштырырга чакырды
29 октябрьдә Алабугада ТР Дәүләт Советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә Татарстан Халыклары ассамблеясы советының күчмә утырышы узды.
Республика муниципаль берәмлекләрендә ТР дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру хакында фикер алышуда Россия Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, “Алабуга муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы Илшат Гафуров, Россия Дәүләт Думасы депутаты Гөлнара Сергеева, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин һәм башка рәсми затлар катнашты. Утырыш кысаларында Алабуга районы тәҗрибәсе каралды. Биредә милли иҗтимагый берләшмәләр белән үзара бәйләнеш, этномәдәни мәсьәләләрне хәл итүдә сизелерлек тәҗрибә тупланган.
29
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
ТР Президенты наркомания һәм токсикоманияне кисәтү турындагы законга кул куйды
ТР Президенты Минтимер Шәймиев “Наркомания һәм токсикоманияне кисәтү турындагы” Законга кул куйды.
Дәүләт хезмәтләре күрсәтүдә арадашчылар проблемасы Татарстанда да бар
Халыктан чиксез санда кирәкле белешмәләрне арадашчыдан башка да алып була. Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин шундый фикер белдерде.
Аның фикеренчә, хокук бирүче документларны алу өчен төрле белешмәләр җыю процедурасы камиллектән ерак – бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә кирәк. “Кешеләр ниндидер документ алырга килә, аны күп санлы белешмәләр (хезмәт хакы, салым түләү һ.б. турындагы) җыярга мәҗбүр итәләр”, - диде республика парламенты җитәкчесе һәм кешеләр еш кына арадашчыларның түләүле хезмәтләренә мөрәҗәгать итә. Бу функцияләрне арадашчыларга акча түләргә мәҗбүр итмичә дәүләт хакимияте органнары, учреждениеләр үзләре башкарырга тиеш, дип саный ул.
Президент китапханәсе филиалын Казанда ачу турындагы килешүгә кул куелды
ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева кичә Санкт-Петербургта Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсендә узган Россия Федерациясе субъектларында Президент китапханәсе филиаллары булдыру турындагы беренче бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева белән Президент китапханәсенең генераль директоры Александр Вершинин Казанда Президент китапханәсе филиалы булдыру буенча хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының сайтында хәбәр ителә.
Киңәшмәдә шулай ук Омски, Төмән һәм Улан-Удэда Президент китапханәсе филиалы булдыру буенча хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.
9 айда “Татпотребсоюз”ның ваклап сату күләме 3,2 млрд. сум тәшкил иткән
Агымдагы елның 9 аенда “Татпотребсоюз”ның ваклап сату күләме 3,2 млрд. 192 миллион сум тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 116 процент дигән сүз. Бу хакта бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган киңәшмәдә “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов белдерде.
Сәүдә эшчәнлегендә 1576 мең сумлык тауар саткан Балык Бистәсе районы кооперативлары зур уңышларга ирешкән, Югары Ослан - 1548, Ютазы - 1423, Бөгелмә - 1379, Чүпрәле – 1306, дип шәрехләде М.Фәттахов. Биектау райпосында (539 мең сум), Балтач (595), Алексеевски (660)да сәүдә хезмәте күрсәтүнең дәрәҗәсе түбән булуы теркәлгән.
Казанда урта мәктәптә “Рухи-әхлакый культура” циклы предметларын укытуга нисбәтле җыен уза
Казанда 30 октябрьдә “Урта мәктәптә “Рухи-әхлакый культура” циклы предметларын укыту методологиясенә Ислам карашы” дип аталган фәнни-гамәли конференция уза. Җыенны ТР Мөселманнары диния нәзарәте Ислам мәдәнияты, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды белән берлектә оештыра.
М. Гафури театры яңа премьера әзерләде
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры милли театр сәнгатен сөючеләрне яңа эше белән сөендерә.
Быелгы сезондагы беренче премьераны әзерләп бетте данлыклы академтеатр коллективы. Иҗат көчләре бу юлы Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең иҗатына мөрәҗәгать итте. Каләм һәм сүз остасының “Авыл адвокатлары” әсәрен сәхнәләштерде гафурилылар. Шушы эшне алар яңа гына 90 еллык юбилее билгеләнгән Мостай Кәрим рухына багышлады.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз