ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Алабуга районы мәгариф идарәсе боерыгы нигезендә мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә “Телләр көннәре” үткәрү тәкъдим ителде.

28
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
Матбугат һәм коммуникация чараларында соңгы вакытта федераль университетлар оешу мәсьәләсе буенча күп сүз булу һәм аларның кайберләре дөреслеккә бик үк туры килеп бетмәү сәбәпле, бүген Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов, шул хакта аңлатма бирү өчен, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында журналистлар белән очрашу үткәрде.
28 октябрьдә “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы ачылды. Аны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Россия Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, Казан мэриясе оештырды.
«Киләчәккә илтә торган поезд» Бөтенроссия накротикларга каршы программасы үзенең эшен Казан акциясе белән төгәлли, ә 2003 елда старт алган һәм илнең күп кенә шәһәрләрендә булган, 2009 елга кадәр исәпләнгән шушы исемдәге программа Татарстан башкаласыннан соң Мәскәүдә йомгак ясый һәм ул Казандагыча үтә, ләкин тагын да күләмле була.
Бүген республиканың барлык гомумбелем бирү учреждениесендә – 2300дән артык мәктәптә “Законнар кайда туа” дигән темага парламент дәресе узачак. Парламент дәресе – ТР Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ТР Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты.
Парламент дәресе – бер тапкыр гына уздырыла торган акция түгел. Әлеге дәреснең максаты - укучыларның сәяси культурасын формалаштыруга, гражданинның социаль-сәяси тормыштагы ролен аңлауга, иҗтимагый тормышта актив катнашу күнекмәләрен үстерүгә булышлык итү.

27
октябрь, 2009 ел
сишәмбе
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетының 26 декабрьдә “Баскет–холл”да республика яңа ел чыршы бәйрәме уздыру турындагы бойрыгына кул куйды.
ТР Икътисад министрлыгында 2009 елда Татарстан Хөкүмәте грантларын тапшыру буенча кандидатларны сайлау буенча конкурс комиссиясе эшенә нәтиҗә ясалды.
Утырышта катнашучылар 2009 елда Татарстан Хөкүмәте грантларын тапшыру буенча кандидатларны сайлап алу конкурсы комиссиясе эшенә нәтиҗә ясадылар. ТР Икътисад министрлыгының сайлап алу конкурсы нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәте грантына ия 95 кешедән торган исемлек төзелде. Агымдагы елның сентябрендә исемлек республика комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланды һәм килешүләр төзү өчен ТР мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрелде. Исемлек ТР Икътисад министрлыгы сайтының “Кадрлар сәясәте” бүлегендә дөнья күрде.
Татарстанда ел башыннан алып авыл халкына 1 миллиард 866,7 миллион сумлык 8055 кредит бирелгән. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Хәзер Татарстанда 80,3 мең вакансия бар. Узган атанда аларның саны 3,5 мең тирәсе арткан, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Кичә, 27–28 октябрь көннәрендә билгеләп үтелүче Төркмәнстанның милли бәйрәме – Бәйсезлек көне алдыннан, Төркмәнстан Республикасы Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов Ашхабадта “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинны кабул итте. Бу хакта “КАМАЗ” ААҖнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International