Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
27
октябрь, 2009 ел
сишәмбе
«Аксенов-Фест 2009»ны уздыру буенча Казан шәһәре Башкарма комитетында сөйләшү була
Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетында «Аксенов-Фест 2009» әдәби-музыкаль фестивален уздыру буенча матбугат конференциясе үткәреләчәк. Башкарма комитет фестивальны 13-14 ноябрьгә планлаштырган иде. Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестиваль мәсьәләләре буенча
Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышында катнаша
Бүген Калинградта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү Советы Президиумы утырышында катнаша. Утырыш РФ Премьер-министры Владимир Путин рәислегендә уза, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
26
октябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты чираттагы утырышын уздыра
27 октябрьдә ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты чираттагы утырышын уздыра.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Казан халкына рәхмәт белдерә
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге "Россия - спорт державасы" Бөтенроссия форумы барышында күрсәткән ярдәме һәм аңлы мөнәсәбәте өчен Казан халкына рәхмәт белдерде.
Казанда Корбан бәйрәме комплексы булачак
Казанда Корбан бәйрәме комплексы булачак. Ул башкаланың Бертуган Петряевлар урамындагы 10280 квадрат метрлы җир участогын биләп тора. Әлеге җир участогы "Вакф" мөселман дини оешмасына бирелгән. Анда барлык мөселманнар өчен изге булган Корбан бәйрәмендә корбан чалу комплексы урнашачак.
"Россия - спорт державасы" форумын әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашканнар бүләкләнәчәк
Узган атнада Татарстан башкаласында булган мөһим вакыйгалардан 22-25 октябрь көннәрендә Казанда үткәрелгән "Россия - спорт державасы" I Бөтенроссия спорт форумын иң югары дәрәҗәдә оештырылып үткәрелүен һәм шул хакта Россия Федерациясе Президентыннан башлап илнең күп кенә югары даирә җитәкчеләр исеменнән рәхмәт сүзләре әйтелүен игълан итеп, бүген шәһәр җитәкчелегенең "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә мэр Илсур Метшин киләчәктә дә шушы югары "планка"ны төшермичә эшләргә кирәклеген басым ясап әйтте. Чөнки безгә карата таләпләр тагын да зуррак булачак, уңышларга сокланып, тынычланыр вакыт түгел: 2013 елдагы Универсиадага кадәр эшлиселәр бик күп әле, диде ул.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Казан халкына рәхмәт белдерә
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге "Россия - спорт державасы" Бөтенроссия форумы барышында күрсәткән ярдәме һәм аңлы мөнәсәбәте өчен Казан халкына рәхмәт белдерде.
24
октябрь, 2009 ел
шимбә
Р.Миңнеханов: "Россия - спорт державасы" Казанга тагын кайтыр, дип ышанам"
Казанда "Россия - спорт державасы" I Бөтенроссия спорт форумы нәтиҗәләре буенча узган пленар утырышта Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучылар һәм кунакларга рәхмәт белдерде, форум кайчан булса да Казанга кайтыр дип өметләнүен билгеләп үтте.
23
октябрь, 2009 ел
җомга
Дмитрий Медведев РФ Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү советы утырышында уздырды
23 октябрьдә Казан ратушасында РФ Президенты Дмитрий Медведев РФ Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү, югары казанышлар спорты, 2014 елда Сочи шәһәрендәге XXII Кышкы Олимпия уеннарын һәм XI Кышкы Паралимпия уеннарын, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын әзерләү һәм үткәрү Советы утырышын уздырды.
Совет утырышы алдыннан дәүләт башлыгының Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән әңгәмәсе булды.
Сергей Степашин: "Казан Универсиаданы үткәрергә бер ел алдан әзер булачак"
2013 елгы Универсиаданың спорт объектлары төзелеше мондый тизлектә барса, шәһәр спорт бәйрәмен үткәрүгә бер ел алдан 100 процентка әзер булачак. Бу хакта журналистларга "Россия -спорт державасы" бөтенроссия спорт форумында катнашу өчен Татарстан башкаласына килгән РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин белдерде.
Сергей Степашин Теннис академиясендә, "Зилант" спорт комплексында, Универсиада авылында һәм "Ак Барс" Көрәш сараенда булды. РФ Хисап палатасы рәисе соңгы объектта булганнан соң журналистлар белән аралашты.
Сергей Степашин әлегә эш документларын карарга өлгермәдем, әмма төзелеш эшләренең ничек тиз баруын үз күзләрем белән күрдем, дип билгеләп үтте.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз