ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2009 ел
җомга
Россия Теннис федерациясе президенты Казанның яңа Теннис академиясен югары бәяләде.

"Мин академиянең ничек төзелгәнен яхшы беләм, 18 ай элек беренче ташны салганга гына түгел, биредә төзелеш вакытында да булдым. Мин монда күргәннәргә сокланам - бу илдә иң яхшы база, - дип белдерде Шамил Тарпищев. - 8 ябык һәм 18 ачык корт, тамашачылар саны барлык халыкара стандартларга җавап бирә. Төзелешне болай тиз генә беркемдә тәмамламый, төзелеш бер елга якын гына барды! Бу бина - барлык теннисчылар өчен дә бүләк".

Россия Теннис федерациясе президенты Казан теннис академиясендә халыкара теннис матчлары үткәреп була, дип белдерде. "Мин Казанга Кремль Кубогы дәрәҗәсендә үз турнирын булдырырга һәм аны биредә үткәрергә кирәк дип саныйм. Без мэр Илсур Метшин белән бу тема буенча фикер алыштык", - дип белдерде Ш.Тарпищев.

23 октябрьдә Казанда «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында тантаналы рәвештә «Россия – спорт державасы» беренче Бөтенроссия спорт форумы ачылды. Аны ачу чараларында Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Россиянең кайбер төбәкләре башлыклары, Россия һәм халыкара спорт оешмалары һәм федерацияләре вәкилләре һ.б. катнашты.
23 октябрьдә Казанда Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Казанның 177нче гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Мәктәпнең спорт объектларын караганда Россия Президентын Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев озатып йөрде.
23 октябрьдә Казанда Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Теннис академиясендә булды. Академия комплексын караганда Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведевны Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Халыкара теннис федерациясе президенты Франческо Риччи Витти, Россия Теннис федерациясе президенты, Халыкара олимпия комитеты әгъзасы Шамиль Тарпищев, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев озатып йөрде. Академия комплексында халыкара дәрәҗәдәге күнегүләр һәм ярышлар, шулай ук 2013 елгы Универсиаданың теннис турнирын уздыру каралган.

23 октябрьдә Татарстан башкаласы Казанда ачылган "Россия - спорт державасы" I Бөтенроссия форумы программасы буенча физик культура һәм спорт өлкәсендә башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе булды. Әлеге чарада РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко 2020 елга кадәр Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе һәм аны гамәлгә ашыру механизмнарының төп юнәлешләре буенча чыгыш ясады.
22 - 23 октябрь көннәрендә Казанда бара торган "Россия - спорт державасы" I Бөтенроссия спорт форумы кысаларында бүген 3 фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк. "Олимпизм идеаллары - тынычлык һәм дуслык идеаллары - хәзерге заман спорт хәрәкәтенең актуаль проблемалары" темасы буенча фәнни-гамәли конференциядә башлап Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы Виталий Смирнов һәм Россия Олимпия комитеты президенты Леонид Тягачев чыгыш ясаячак.
Татарстанга Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев килде. Россия Президенты «Россия – спорт державасы» дип аталган беренче Бөтенроссия спорт форумын ачуда катнашачак һәм Физкультураны һәм спортны үстерү, Сочида 2014 елгы Олимпия уенннарына һәм Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек буенча совет утырышын уздырачак.
Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхаков үз резеденциясендә Ингушетия Президенты Юныс бәк Евкуров белән очрашты. Очрашу барышында Госман хәзрәт Юныс бәккә Татарстанда ислам үсеше, республиканың мөселман өммәтендәге тенденцияләр һәм дәүләт структуралары белән эшчәнлек турында сөйләде.

22
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Россия Хөкүмәте вице-премьеры Александр Жуков бүген Казанда "Россия - спорт державасы" I Бөтенроссия форумы кысаларында "Бүгенге көн спорты. Инновацияләр һәм перспективалар" дигән күргәзмәне ачуда катнашты.

Күргәзмәне ачуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, Дәүләт Думасы вице-спикеры Светлана Журова, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Олимпия комитеты башлыгы Леонид Тягачев катнашты.

"Форумның спорт инновацияләре күргәзмәсе белән ачылуы әһәмиятле вакыйга дип саныйм, - диде "Россия - спорт державасы" форумының оештыру комитеты рәисе Александр Жуков. - Спорт дөньясында инновацияләрдән башка бер генә җитди әйбер дә эшләп булмый. Хәзерге вакытта Россия ике зур спорт вакыйгасы алдында тора - 2013 елда Казан Универсиаданы кабул итәчәк, ә 2014 елда Сочида кышкы Олимпия уеннары уза. Без уникаль һәм инновацион Олимпия уеннары үткәрергә телибез".

А.Жуков спортта инновация белән бәйле бизнес вәкилләренә рәхмәт белдерде. "Без тәүге форум Россиядә спорт индустриясен үстерүдә күп кенә проектларга старт бирер дип өметләнәбез, чөнки бу безгә инновацион ярышлар үткәрү белән бергә, спортка яшьләрне тагын да күбрәк җәлеп итү мөмкинлеген бирәчәк", - диде Россия Хөкүмәте вице-премьеры.

22 октябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Ингушетия Республикасы Президенты Юнысбәк Евкуров белән очрашты. Әнгәмә барышында ике республиканың социаль-икътисади усеше, һәръяклы үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International