ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан мәгариф һәм фән министры КДУ базасында Идел буе федераль университеты булдыруның уңай якларын гына күрә. "Мин тискәре якларны күрмим. Бу уңай яклары гына булган вәзгыять", - дип белдерде бүген ТР мәгариф һәм фән министры журналистларга.
22 октябрьдә ТР Дәүләт Советында "2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Анда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнаша.
22 октябрьдә ТР Дәүләт Советында "2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" закон проекты буенча парламент тыңлаулары уза. Анда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнаша.
22 октябрьдә Казанда "Россия - спорт державасы" I Бөтенроссия спорт форумы ачыла. Россия Олимпия комитеты президенты, Федерация Советы әгъзасы Леонид Тягачев әлеге вакыйгага (аның программасына дистәләгән чара керә) бәйле уй-фикерләре белән уртаклашты.

Казанда узачак "Россия - спорт державасы" форумы Россия күләмендә генә түгел, дөнья спортында уникаль вакыйга булачак, - дип китерә Тягачевның сүзләрен "Весь спорт". - Форум эшендә берничә мең кеше катнашачак. Алар арасында губернаторлар, спорт төрләре буенча Халыкара федерация президентлары бар. Россия спорты җитәкчеләре һәм актив эшлеклеләре турында әйтеп тә торасы юк".

Казан медицина академиясе белгече РФ оборона министры бүләгенә ия булды Казан дәүләт медицина академиясенең инновацион үсеш идарәсе башлыгы Галина Сабирҗанова Россия Федерациясе оборона министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Академиянең матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә караганда, бүләкләү тантанасы Гыйльми Шураның чираттагы утырышында узды.
21 октябрьдә РФ Президенты «Төньяк-Көнбатыш, Идел буе, Урал һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында федераль университетлар төзү турында» Указга кул куйды.
Россия Президентының рәсми сервернда басылган Указ тексты нигезендә, Идел буе федераль университеты «В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты» югары һөнәри белем дәүләт мәгариф учреждениесе базасында төзелә.
22 октябрьдә ТР Дәүләт Советында "2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" закон проекты буенча парламент тыңлаулары уза. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 14 октябрьдә, ТР Конституциясе һәм ТР Бюджет кодексының 76, 94 нче статьялары нигезендә, ТР Дәүләт Советына "2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" һәм "2010 елга Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында"гы ТР закон проектларын юллады.

21
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
21 октябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә икътисад һәм хезмәт базарындагы вәзгыятьне җайга салуга юнәлдерелгән закон чыгару тәкъдимнәрен әзерләү буенча РФ Федераль Җыены Федерация Советы каршындагы эшче төркем утырышында катнаша.
ТР Дәүләт Советы депутатлары республиканың 2010 ел бюджеты проектын карауны дәвам итә. Бүген парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, Социаль сәясәт комитетлары көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәлә дә киләсе ел бюджеты белән бәйле иде.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзаларын ТР Икътисад министры Марат Сафиуллин иң элек ТРның 2010 елга социаль-икътисади үсеше фаразы белән таныштырды. Бу фараз дәвам итүче икътисади кризис шартларында төзелгән. Республиканың баш икътисадчысы сүзләренчә, киләсе ел бюджетын формалаштырганда доллар курсы - 33, 9 сум, нефтьнең бер барреле 58 доллар, ә инфляция үсеше 10 процент итеп алынган. Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, хәзер икътисадта хәл җиңелдән булмаса да, җанлану күзәтелә. "Россия кризистан 2013 елда чыгачак", - дип хәбәр итте ул, республиканың РФ һәм дөньякүләм икътисадка бәйле булуын искәртеп.

Депутатларны 2010 елның бюджет проекты белән ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм аның урынбасары Лариса Макарова таныштырды. Республика финансистлары сүзләренчә, Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең фаразлана торган гомуми күләмен - 66,1 млрд. сум, бюджет чыгымнарының гомуми күләмен 78 млрд. сум итеп расларга тәкъдим ителә. Республика консолидацияләнгән бюджетына 88,3 млрд. сум керем (аның 8,3 млрд. сумы федераль бюджеттан киләчәк) алыныр дип фаразлана. Шуның 80 млрд. сумы бюджетның үз керемнәре өлешенә туры килә. Ә чыгымнар 100, 2 млрд.сум күләмендә булыр дип планлаштырыла. Фараз күрсәткечләренә караганда, киләсе елда ТРның җыелма бюджетында кытлык 12 млрд. сумга якын булачак.

Бүген "Рубин"ның гына түгел, ә бөтен Россия футболының җанатарлары чын әкиятнең шаһитлары булды. Ауропаның төп футбол турниры дебютанты чит мәйданда 98 мең кеше сыйдырышлы аренада Чемпионнар лигасы хуҗасын бирелергә мәҗбүр итте.

Рязанцевның 35 метрдан типкән тубы эссе июль төнендә яшьнәгән яшен кебек тәэсир итте, ярымсакчыдан мондый тәвәккәллекне берәү дә көтмәгән иде. Ул очрашуның буеннан буена "Рубин" уенына тон бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International