ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2009 ел
сишәмбе
21 октябрьдә Татарстан Хөкүмәте үз утырышында республикада Сәнәгать биотехнологияләрен үстерү программасы стратегиясе һәм концепциясен карарга мөмкин. Бу хакта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖнең Директорлар советы утырышында проектлар буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча белдерде.
20 октябрь көнне парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары "ТР Иҗтимагый палатасы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы законнарын тикшерү нәтиҗәләре турында" дигән мәсьәлә буенча фикер алышты.

20 октябрьдә ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә Люксембург Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш хәлләр һәм Тулы вәкаләтле илчесе Гастон Стронк вуз студентлары һәм укытучылары белән очрашты.
20 октябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Калуга өлкәсенә барды. Эш сәфәре барышында Татарстан Президенты төбәк үсеше мәсьәләләре Хокүмәт комиссиянең "РФ башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге турында" мәсьәлә буенча утырышында катнаша, ул РФ Премьер - министры Владимир Путин рәислегендә уза.
20 октябрьдә Төркиянең Анталия шәһәрендә төрки телле журналистлар өчен 3 атналык уку-укыту һәм гамәли семинар ачылды. Бу халыкара чарада катнашучылар географиясе шактый киң. Бирегә "ТРТ" Төркия телерадиотапшырулар компаниясе чакыруы буенча осталык-тәҗрибә уртаклашу, белем һәм күнекмәләр алу өчен Көнчыгыш Ауропа, Төньяк Африка, Азия, Урта Диңгез төбәгеннән, Төркиянең үзеннән -барлыгы 26 илдән 96 каләм иясе җыелды. Араларында Татарстаннан да 5 журналист бар.
20 октябрь ТРда студентлар спорты декадасы кысаларында ТДГПУның спорт залында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында волейбол буенча ярышлар уза.
21 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында "La Primavera" Казан дәүләт камера оркестры "Безгә инде 20 яшь!" дип исемләнгән программа белән яңа юбилей сезонын ачып җибәрә.

19
октябрь, 2009 ел
дүшәмбе
20 октябрь көнне сәгать кичке 6да "Казан" милли мәдәният үзәгендә (Пушкин ур., 86) Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, БДБ һәм Балтыйк буе илләреннән, РФ төбәкләреннән килеп Татарстан югары уку йортларына 2004-2009 елларда кергәннәр өчен студентлар слеты уздыра.
"Бердәм Россия" партиясе оештырган "Россия цивилизациянең бөек юлы" автоузышында катнашучылар Казанда. Бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында экспедиция әгъзалары "Күп милләтлелек шартларында милли бердәмлек" "түгәрәк өстәле"ндә катнашты.
19 октябрьдә Казанда Мәулетов урамында «Зилант» универсаль спорт комплексын ачу булды. Комплексны ачу церемониясендә ТР Президенты Минитимер Шәймиев һәм РФ Президенты ярдәмчесе Александр Абрамов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International