Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
19
октябрь, 2009 ел
дүшәмбе
И.Метшин, "Россия - спорт державасы" форумы уздырылу уңаеннан, казанлыларга мөрәҗәгать итә
Бу атнаның пәнҗешәмбесендә, 22 октябрь көнне, Казанга ил күләмендә зур кунаклар киләчәк. Аерым алганда, ТР башкаласында уздырылачак РФ Президенты карамагындагы физик культура һәм спортны, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида кышкы XXII Олимпия уеннарына һәм XI кышны Паралимпия уеннарына, 2013 елда Казанда булачак XXVII җәйге Универсиадага әзерлек һәм аларны үткәрү буенча Совет утырышында РФ Президенты, 10 министр, 20ләп губернатор һ.б. катнашачак.
Татарстанлылар "Алтын көз" күргәзмәсеннән 47 медаль алып кайтты
"Алтын көз - 2009" Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе нәтиҗәләре буенча ТР агросәнәгать комплексы җитештерүчеләре 27 алтын, 8 көмеш һәм 12 бронза медальгә лаек булды. Күргәзмәдә Россиянең 50 төбәге һәм дөньяның 29 иленнән вәкилләр катнашты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Казан медицина академиясе АКШ профессоры белән хезмәттәшлек итәчәк
19 октябрьдә Казан дәүләт медицина академиясендә ректор Камил Зыятдинов АКШның Йельск университеты профессоры Мәҗит Садигх белән очрашты. Мәҗит Садигх - медицина җәмәгатьчелегендә танылган шәхес. Аның йогышлы авырулар һәм ВИЧ инфекциягә багышланган фәнни хезмәтләре бөтен дөньяда өйрәнелә. Аның шулай ук җир шарының төрле илләре халкына гуманитар ярдәм күрсәткәне дә мәгълүм. Мәҗит әфәнде Казан дәүләт медицина университеты белән дә хезмәттәшлек итә.
Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 42 миллион сумлык продукция сатылган
Узган шимбәдәге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 42 миллион сумлык продукция сатылган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Казанда "Россия - спорт державасы" форумы физкультура һәм спорт осталарын берләштерә
24 октябрьдә Казанда "Россия - спорт державасы" форумы кысаларында физкультура һәм спорт өлкәсендә профессиональ белем торышы һәм перспективаларына багышланган "түгәрәк өстәл" була.
Татарстан журналистлары Төркиядә радио программалары әзерләү серләренә әйрәнә
Бу көннәрдә Татарстан журналистлары төркеме Төркиянең Анталия каласында гамәли семинарда радиопрограммалар әзерләү серләрен өйрәнә. Алар анда "Төркия радио һәм телевидениесе" дәүләт компаниясе чакыруы буенча китте.
17
октябрь, 2009 ел
шимбә
Казанда өмә узды
17 октябрь көнне Татарстан башкаласында санитар чистарту һәм төзекләндерү декадасы кысаларында гомумшәһәр өмәсе узды. Өмәдә 60 мең тирәсе казанлылар катнашты.
16
октябрь, 2009 ел
җомга
Казанда узачак "Россия - спорт державасы" форумына 1119 катнашучы теркәлгән
22-25 октябрь көннәрендә Казанда узачак "Россия - спорт державасы" I Бөтенроссия спорт форумында катнашу өчен 1119 кеше теркәлгән. Бу хакта "Россия - спорт державасы" форумына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты эшче төркеменең чираттагы киңәшмәсендә мәгълүм булды, дип хәбәр иттеләр форумның матбугат хезмәтеннән.
"Турк Капитал Холдинг" Татарстанда хезмәттәшләр эзли
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов бүген "Турк Капитал" Холдинг"компаниясе вәкилләре белән очрашты. Төзелеш, машина төзелеше, газ инфраструктурасы өлкәләрендәге инвестиция проектлары, Татарстан территориясендә "сукук" ислам облигацияләре чыгару мөмкинлеге фикер алышуда төп темалар булды.
Казанда республика халык театрлары фестивале узачак
6-15 ноябрьдә Казанның "Московский" мәдәният һәм спорт үзәгендә Республика халык театрлары декадасы узачак. Чараны оештыручылар - Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз