Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
16
октябрь, 2009 ел
җомга
Казанда Студентлар спорты декадасы старт алды
16 октябрьдә "Баско" боз сарае мәйданында I Студентлар спорты декадасы тантаналы рәвештә ачылды. Казанда декада беренче тапкыр "Россия - спорт державасы" форумы кысаларында уза.
Сарытау өлкәсе һәм Татарстан предприятиеләренең Эшлекле элемтәләр биржасы ачылды
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Сарытауда сәфәрдә. Татарстан Республикасының эшлекле даирәләр һәм рәсми затлар катнашындагы Сарытау өлкәсенә икътисадый миссиясе кооперацияне, төбәк җитештерүчеләренең партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү һәм яңа базарларга чыгу юлын эзләүдән гыйбарәт.
Татарстан делегациясе Сарытауга сәфәр кыла
16 октябрьдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Сарытауга сәфәр кыла. Татарстан делегациясе сәфәр вакытында Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар. Кунаклар "Сарытау өлкәсе халыкларының Милли авылы" этнографик комплексында булдылар һәм "Тургай" татар йортын карадылар.
15
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан парламенты комитетлары республиканың 2010 ел бюджеты проектын карый башлый
16 октябрьдә - 16 нчы октябрьдә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты чираттагы утырышын уздыра. Парламентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көн тәртибенә республиканың 2010 ел бюджеты проектына, "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында", "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында", "Мәгариф турында" ТР Законнарына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проектлары чыгарыла.
"Schneider Electric" Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер
"Schneider Electric" компаниясе Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтеп, Универсиада буенча үз тәкъдимнәрен юлларга әзер. Билгеле булганча, 2008 елда Пекинда узган җәйге Олимпия уеннарының 43 объекты "Schneider Electric"технологиясе буенча комплектланган булган. Бу хакта "Евромани-Казан 2009" форумы кысаларында ТР икътисад министры Марат Сафиуллин белән очрашуда компаниянең генераль директоры Жан-Паскаль Трикуар белдергән.
Лениногорскида капиталь ремонттан соң "Писмән" тимер юл станциясе ачылды
15 октябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанның Лениногорск муниципаль районына сәфәр кылды.
Эш сәфәре барышында Татарстан Президенты капиталь ремонттан соң "Писмән" тимер юл станциясен ачу тантанасында катнашты.
Равил Моратов IV дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнде
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов IV дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнде. Россия Президенты Дмитрий Медведевның 2009 елның 11 октябрендә имзаланган бүләкләү турындагы Указы Кремльнең рәсми сайтында дөнья күргән.
Татарстанда "Изгелек терминалы" дип аталган хәйрия акциясе башланды
15 октябрь Татарстанда "Изгелек терминалы" дип аталган хәйрия акциясе башланды. Озак вакытка исәпләнгән, бик авыр хәлдәге балаларның хәлләрен җиңеләйтү максатыннан оештырылган әлеге чараның үзенчәлекләре турында журналистларга "Татмедиа" агентлыгында оештырылган очрашуда сөйләделәр.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бөлгенлек эшләре буенча вәкаләтле орган булды
Октябрь аеннан башлап ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрылыгы республикада бөлгенлек эшләре буенча вәкаләтле орган булды.
Узган ел ахырыннан республикада килешүләр буенча йөкләмәне үтәмәү, бурычларга кагылышлы эшләр саны сизелерлек арткан. Болар, үз чиратында, бөлгенлек эшләренең артуына, тискәре социаль һәм икътисади нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Р.Миңнеханов:"Максат М-7 трассасын беренче категорияле юлга әйләндерү"
Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан республикада шатлыклы вакыйга булды. Бүген М-7 трассасының 829 нчы километрында-федераль трасса белән Казан-Питрәч юлы киселешендә ике дәрәҗәле юл развязкасы файдалануга тапшырылды. Аның аша транспорт хәрәкәтен ачу тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, "Росавтодор" Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Анатолий Чабунин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов, "Волго-Вятскуправтодор"ФДИ җитәкчесе Мөхәммәт Гатиятуллин катнашты.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз