ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 13-15 октябрьдә Страсбургта (Франция) Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XVII Пленар сессиясе эшендә катнашты.
15 октябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Лениногорск районына сәфәр кыла.
Чаллыда ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты һәм ТР Дәүләт Советының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек эшләренә ярдәм күрсәтү комиссиясенең уртак күчмә утырышы узды. Чараны аларның рәисләре - депутатлар Светлана Захарова һәм Наил Хөснетдинов үткәрде.
14 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТР Конституциясе һәм ТР Бюджет кодексының 76, 94 нче маддәләре нигезендә, ТР Дәүләт Советына "2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" һәм "2010 елга Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында"гы ТР закон проектларын юллады.

14
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
14 октябрьдә АКШ дәүләт секретаре Хиллари Клинтон Татарстан башкаласына сәфәре кысаларында Россиянең борынгы вузларының берсе - Казан дәүләт университетында булды. Хиллари Клинтон КДУ студентлары белән очрашканнан соң Вуз тарихы музеенда фикер алышу булды. Аны АКШ рәсми делегациясенең әгъзалары, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов озатып йөрде.
14 октябрьдә Казан Кремлендә АКШның дәүләт секретаре Хиллари Клинтон Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашты. Очрашу башланыр алдыннан АКШның Дәүләт департаменты башлыгы Казан Кремленең истәлекле урыннары, аерым алганда, Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы белән танышты.
14 октябрьдә Казанда тарихчы- археолог Альфред Халиковка Гоголь урамындагы 29 нчы йортта мемориаль такта ачылды. Мемориаль тактаны Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, скульптор М.Гасыймов эшләгән.
14 октябрьдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "XXI гасырда Россия юллары" IX Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында "Гамәлдәге закон таләпләре һәм халыкара нормаларга ярашлы рәвештә автомобиль юллары салу, ремонтлау һәм карап тотуның сыйфатын тәэмин итү" темасына фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы үткәрелә.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры ноябрь аена бай программа әзерли. Ай башында театр үз тамашачысын Петр Чайковскийның "Щелкунчик", Сергей Прокофьевның "Ромео һәм Джульетта" һәм Фикърәт Әмировның "Мең дә бер кичә" балетларына чакыра.
Казанга Америка Кушма Штатлары дәүләт секретаре Хиллари Клинтон килде. "Казан" халыкара аэропортында АКШ дәүләт дипломатиясе җитәкчесен Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының урынбасары - ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International