ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
14 октябрь көнне Казанда "Евромани-Казан 2009" II Халыкара инвестиция форумы эшли башлады. "Корстон"да узган ачылыш тантанасында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, "Euromoney Conferences" директоры Кристофер Гарнетт, "Schneider Electric" компаниясе президенты һәм генераль директоры Жан-ПаскальТрикуар, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин һ.б. катнашты.
14 октябрьдә ТР "Татмедиа" матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында "Имин Татарстан" проектына багышланган матбугат конференциясе узды.

"Имин Татарстан" проекты кысаларында видеокүзәтү системасы булдырыла, ул автомобиль "бөкеләре", аварияле ситуацияләрне билгеләү максатыннан шәһәрнең зур автомагистральләрендәге хәлне күзәтергә, йорт яны территорияләрен контрольдә тоту өчен торак йортларны видеокүзәтү системалары белән тәэмин итәргә, шулай ук шәһәрнең истәлекле урыннары һәм иҗтимагый әһәмияткә ия чаралар белән виртуаль танышу мөмкинлеген бирә.

14 октябрь көнне "Баско" боз аренасында "Россия - спорт державасы" I Бөтенроссия спорт форумы кысаларында Студентлар спорты декадасының тәүге ярышлары башланды.

Хоккей турнирында республиканың биш вузы - Казан дәүләт университеты, Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан дәүләт финанс-икътисад институты һәм Казан дәүләт энергетика университеты командалары катнаша.

13
октябрь, 2009 ел
сишәмбе
Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты (КАИ) "Милли тикшеренү университеты" исемен алды. Россия күләмендә үткәрелүче вузларның үсеш программалары бәйгесе финалына Татарстаннан ике югары уку йорты – Казан дәүләт техник университеты һәм Казан дәүләт технология университеты чыккан иде.
13 октябрь көнне Казан дәүләт технология университетында I Студентлар һәм аспирантлар форумы ачылды. Иртәгә форум кысаларында КДТУ, республика һәм Татарстанның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашында пленар утырыш узачак.
Алмания белгечләре Татарстан предприятиеләрендә стажировка узачак

13 Октябрь 2009 г., 11:56

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Агымдагы елның ноябрь-декабрь айларында Татарстанда Алмания менеджерлары төркемен көтәләр. Алар безнең әйдәп баручы предприятиеләрдә стажировка узачак. Алманлылар республикадагы бизнес мохите белән якыннан танышып, алга таба хезмәттәшлекне үстерү юлларын өйрәнә. Алмания белгечләренең стажировка программасына 5 көнлек лекция дәресләре, әйдәп баручы предприятиеләрдә, "Алабуга" махсус икътисади зонасында, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында, "Идея" технопаркында, ТР Инвестиция-венчур фондында, Сәнәгать предприятиеләре ассоциациясендә һ.б. булу каралган.

Кунак ашы кара каршы булачак. Ноябрь аенда Идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасын узган 8 татарстанлы (предприятие җитәкчеләре) Алманиянең әйдәп баручы предприятиеләрендә стажировка узачак. Сайлап алу конкурсын уңышлы узган тагын 26 кеше якын көннәрдә Германиягә җыена.

Россия белән Алмания арасындагы дистә елдан артык дәвам иткән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә әлеге Ауропа иле предприятиеләрендә Россиянең 3890 белгече стажировка узарга өлгерде. Шуларның 120 се Татарстаннан.

15 октябрьдә Алмания белгечләренең Татарстанда стажировкасын уздыруга багышлап ТР Икътисад министрлыгында матбугат очрашуы оештырыла, дип хәбәр итә министрлыкның матубгат хезмәте. Быел Алмания менеджерларын Казаннан тыш, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Самара һәм Екатеринбург та кабул итәчәк.

17 һәм 18 октябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында композитор Фәрит Яруллинның һәм либретто авторы Әхмәт Фәйзинең "Шүрәле" балеты уйналачак.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Хөкүмәт рәисе сәфәрен Иске Элмәле авылында төзелүче мәдәният йорты бинасы белән танышудан башлады. 2008 елдан бирле бу объект төзелешенә 10 млн. сум финанслар бүленгән. Эшләрне тәмамлау өчен тагын 30 млн. сум таләп ителә. Чирмешәндә быел 13 күп фатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган.

12
октябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Бу атнада Казан тагын бер халыкара чараны кабул итәчәк. Татарстан башкаласында 14 октябрьдә "Евромани - Казан 2009" II Халыкара инвестиция форумы ачыла. "Euromoney Conferences" яклавында уздырылучы бу чара инвестиция һәм инновация өлкәләрендә хезмәттәшлек стратегиясе, хакимият белән бизнесның глобаль икътисад шартларында хезмәттәшлеге хакында фикерләшү мәйданы буларак уйланылган. Аның максаты - дөнья җәмәгатьчелеген Татарстанның икътисади мөмкинлекләре белән якыннан таныштыру, республикага перспективалы проектларын гамәлгә ашыру өчен потенциаль инвесторлар җәлеп итүгә юл ачу.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XVII пленар сессиясендә катнашу өчен Страсбургка (Франция) юл тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International