ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2009 ел
дүшәмбе
12 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында татар драматургиясенә нигез салучыларның берсе, язучы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгәр Камалның тууына 130 ел һәм Академия театры аның исемен йөртә башлавына 70 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узачак.

9
октябрь, 2009 ел
җомга
Лондонда узучы Бөтендөнья алдынгы технологияләр форумында "ТР электрон Хөкүмәте" комплекслы проектын гамәлгә кертүдә Татарстанның уңышлы тәҗрибәсе премия белән билгеләп үтелде.
9 октябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Баулы муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Парламент башлыгы Крым-Сарай авылында үзе шефлык итә торган картлар һәм инвалидларның интернат-йортында булды.
9 октябрьдә Казан ратушасында БДБ дәүләтләре Таможня хезмәте җитәкчеләре советының 50 нче юбилей утырыш узды. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Таможня хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов һәм БДБның 10 иле таможня хезмәте җитәкчеләре катнашты.
Быел Казанда "Хәтер көне" 11 октябрьдә узачак. Җыенны Бөтендөнья татар яшьләре Форумы, "Мәгариф" ассоциациясе, М.Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге, Татарстан Республикасы хатын-кызларының "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы һәм "Азатлык" яшьләр оешмалары оештыра.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген арттырырга, уңышны аз югалтулар белән җыеп алырга яңа техника ярдәм итәчәк. Мәскәүдә "КАМАЗ" ААҖ белән "Кейс Нью Холланд" концерны арасында авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы җитештерү, продукцияне сатуга чыгару буенча уртак ике предприятие төзү турындагы килешү имзаланды. Бу өлкәдә уртак хезмәттәшлек автогигантка өстәмә эш урыннары булдырырга, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләүләрен арттырырга, илдә авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы җитештерүнең технологияк дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәргә тиеш.
Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев "Алтын йөрәкле кеше - 2009" конкурсын үткәрү турында"гы карарга кул куйды. Конкурста ел дәвамында шәһәр учреждениеләренә ярдәм күрсәткән, сәламәт яшәү рәвешен, физик культура һәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән программаларны гамәлгә ашыручы юридик һәм физик затлар катнаша ала.
12-14 октябрь көннәрендә Русиягә ясаган сәфәренең бер өлешен АКШ дәүләт секретаре Казанда үткәрәчәк. Анда ул Татарстан җитәкчелеге белән генә түгел, төрле дин вәкилләре белән дә очрашырга җыена.
12-17 октябрь көннәрендә Казанның "Мир" кинотеатрында Кытай киносы атналыгы узачак. Чараның тантаналы төстә ачылышы 12 октябрьдә кичке 18 сәгатьтә була. Казан тамашачысына режиссер Хо Цзяньци куйган "Нуань исемле кыз"(Девушка Нуань) фильмы тәкъдим ителәчәк.

Атналык кысаларында Кытай Республикасының иң яхшы 6 тулы метражлы уен фильмы күрсәтеләчәк. Аерым алганда, 13 октябрьдә - режиссер Фэн Сяоганның "Играть сбор!", 14 октябрьдә - режиссер Чэнь Кайгэ куйган "Мэй Ланьфан: навсегда очарованный", 15 октябрьдә - Фэн Сяоганның "Убить императора", 16 октябрьдә - режиссер Уилсон Ип куелышындагы "Ип Мань", 17 октбярьдә Питер Чаньнең "Возможно, любовь" фильмнарын карап булачак. Атналык барышында тамашачы Кытай кинематографиясенең казанышлары һәм үсеш мөмкинлекләре белән таныша алачак. Чараны РФ Мәдәният министрлыгы, Кытай Халык Республикасының радиотапшырулар, кинематография һәм телевидение эшләре буенча Дәүләт идарәсе, "Фест-Фильм" студиясе, "Татаркино" учреждениесе оештыра, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.


8
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Американың "Хонейвел" корпорациясе нефть химиясе, нефть эшкәртү, төзелеш тармакларында, аерым алганда Казан Универсиадасына әзерлек буенча Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерергә ниятли. Бу хакта бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында әлеге компания вәкилләре делегациясе белән узган очрашуда сүз булды.

"Хонейвел" аэрокосмик җиһазлар җитештерү, биналарны һәм сәнәгать корылмаларын эксплуатацияләү өчен технологияләр төзү, ягулык-энергетика комплексы, автомобильләр өчен җиһазлар җитештерү кебек өлкәләрдә эшли.

Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев очрашуда "Хонейвел" белән интеграцияне Татарстан өчен кызыклы буларак бәяләде. Делегация җитәкчесе Дэйвид Коти белдерүенчә, "КАМАЗ" автомобильләре өчен двигательләрне модернизацияләү, Татарстанның ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре белән энергиянең нәтиҗәлелеге буенча кооперацияне үстерү буенча хезмәттәшлек тә ике як өчен файдалы булачак. Моннан тыш, Америка корпорациясе Татарстанның әйдәп баручы вузлары белән берлектә югары технологияләр өлкәсендә белгечләр әзерләү тәкъдимен кертте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International