ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
"Казан" милли-мәдәният үзәгендә "Милли байлыкны саклау һәм таможня хезмәттәшлеге" дигән күргәзмә эшли башлады. Ул БДБ илләре таможня хезмәте җитәкчеләре советының 50 нче утырышы кысаларында оештырылды. Бүген күргәзмә экспозициясе белән Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Әзербәйҗан һәм Белоруссиянең таможня хезмәтләре вәкилләре танышты.

"Шушындый мөһим киңәшмәне үзебездә кабул итү зур мәртәбә. Экспортка йөз тоткан Татарстанның Федераль таможня хезмәте белән элемтәләре яхшы. Күргәзмәдәге экспозицияләр уникаль", - дип билгеләп узды Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

8 октябрьдә ТР Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин "Татарстан Республикасы законнары торышы турында Доклад" тәкъдим итте. Ш. Яһудин сүзләренә караганда, мондый докладның беренчесе 2006 елда эшләнгән булган, икенчесе быел дөнья күргән, чираттагысы 2013 елда көтелә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый җыентыкларны бер чакырылышка ике тапкыр чыгарырга тәкъдим иткән.
Бу якшәмбедә илебезнең авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге мөһим дата уңаеннан бүген "Корстон" үзәгендә ТР Президенты исеменнән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен тантаналы кабул итү оештырылды. Табын түренә 2009 ел урагы батырлары чакырылган иде. Тантаналы шартларда узган бу очрашуда фидакарьләрне хөрмәтләү белән бергә, быелгы авыл хуҗалыгы елына нәтиҗәләр ясалып, тармакның киләчәккә перспективалары хакында да сүз булды.
8 октябрьдә "Казан" милли-мәдәни үзәге каршындагы мәйданда Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Федераль янгынга каршы хезмәте бүлекчәләренә КАМАЗ" базасындагы заманча янгын сүндерү автоцистерналары тапшырылды.
Премьер-министрның беренче урынбасары Борис Павлов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Мәскәүдә нанотехнологияләр буенча II халыкара форумда катнаша. Форум кысаларында узучы инновацияле продукция күргәзмәсендә дөньяның 17 иленнән 300 дән артык компания үз проектларын тәкъдим итә. Татарстанның күргәзмә экспозициясе белән РФ Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов, РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, "Роснанотех" генераль директоры урынбасары Андрей Малышев, РФ финанс институтлары вәкилләре танышкан.
8 октябрьдә ТР Дәүләт Советының "Россия гражданнарына үтемле һәм уңайлы торак" өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыруга күзәтчелек итү буенча комиссиясе Казан шәһәре Башкарма комитетында күчмә утырыш уздыра. Анда өлешләп күпфатирлы йортлар төзүдә катнашып алданган кешеләрнең проблемаларын чишүнең барышы турында фикер алышу көтелә.
Татарстанда ТАССР оешуның 90 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башланды. Кичә ТР Дәүләт Советында махсус төзелгән оештыру комитеты әгъзалары (аны Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләде) юбилей чаралары планы хакында фикер алыштылар.

7
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, "Россия - спорт державасы" I Бөтенроссия спорт форумына әзерлек чаралары белән идарә итү Республика оператив үзәге төзелде.

Форум 22-25 октябрь көннәрендә Казанда уза. Үзәкне ТР Министрлар Кабинеты Аппараты башлыгы Шамил Гаффаров җитәкләде, дип хәбәр ителә форумның сайтында.

Республика оператив үзәгенең карарлары Татарстанның барлык башкарма органнары өчен дә мәҗбүри.

ТР Дәүләт Советында парламент депутатларының халыкка социаль хезмәт күрсәтүче республика учреждениеләренең попечительләр һәм күзәтчелек советлары эшчәнлегендә катнашуы һәм әлеге учреждениеләргә ярдәм күрсәтүгә, автоном оешмаларның яңа шартларда эшләвенә багышланган киңәшмә узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, картлар йортлары, психоневрология учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстанның нефть компанияләре агымдагы елның сентябрь аенда 2684,707 мең тонна нефть чыгарган. Бу 2008 елның сентябренә караганда ике процентка артык. Агымдагы елның 9 аенда 24301,349 мең тонна нефть табылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International