Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
7
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
Татарстанда сентябрь аенда нефть чыгару күләме арткан
Татарстанның нефть компанияләре агымдагы елның сентябрь аенда 2684,707 мең тонна нефть чыгарган. Бу 2008 елның сентябренә караганда ике процентка артык. Агымдагы елның 9 аенда 24301,349 мең тонна нефть табылган.
Казанда мэр сайлау гамәлдәге тәртиптә шәһәр Думасы депутатлары арасыннан башкарылачак
Казан шәһәре мэры сайлануга киләсе елның мартында 4 ел тула, ә шәһәр башлыгы шундый срокка сайлана. И.Метшин исә Казан мэры шәһәр Думасының гамәлдәге депутатлары арасыннан сайланырга тиеш дип саный.
Казанга Идел буе федераль округы архивчылары җыелды
7 октябрьдә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Идел буе федераль округы архив учреждениеләре фәнни-методик советы утырышы узды.
Анда "Электрон архив" Федераль архив агентлыгы һәм корпорациясе вәкилләре, Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия, Чуашстан, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Пенза һәм Ульяновски өлкәләреннән килгән архивчылар катнашты.
Фәнни-методик советта катнашучыларны ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева сәламләде.
Казанның опера һәм балет театры - Нидерланды Патшалыгында кунакта
7 октябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының Нидерланды Патшалыгына гастрольләре башлана. Голландиянең Дронтен шәһәре халкы театрның яңа куелышын - Джакомо Пуччининың "Мадам Баттерфляй" операсын караячак. Гастрольләр барышында театр труппасы Ж.Бизеның "Искатели жемчуга" спектаклен дә тәкъдим итәчәк.
Казан базарларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Казан базарларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу юлы алар 17 октябрьдә үтә, чөнки алдагы ял көннәрендә авыл хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.
Казан шәһәре Думасының 43 нче сессиясендә 2 дистәгә якын мәсьәлә каралачак
Казан шәһәре Думасының 43 нче сессиясендә 2 дистәгә якын мәсьәлә каралачак 7 октябрьдә Казан шәһәре Думасының 43 нче сессиясендә депутатлар тарафыннан элек кабул ителгән шәһәр программаларының үтәлеше турында сүз булачак.
6
октябрь, 2009 ел
сишәмбе
Казанда РФ Дәүләт Думасының Универсиада уздыру буенча депутат берләшмәсе утырышы үтте
6 октябрьдә Казанда ТР Дәүләт Советында Татарстан парламенты депутатлары катнашында РФ Дәүләт Думасының 2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру һәм уздыру буенча фракцияара депутат берләшмәсенең утырышы узды.
И.Лотова: "Медицина хезмәтеннән файдаланучылар таләбенә җавап бирүче иң яхшы учреждение"
6 октябрь көнне Төбәкара клиник диагностика үзәгендә РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиленең ярдәмчесе Ирина Лотова булды. Кунакны ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов озатып йөрде. Төбәкара клиник диагностика үзәгенең баш табибы Рөстәм Хәйруллин һәм аның урынбасарлары Ирина Лотованы үзәк мисалында мәгълүмати система эше белән таныштырдылар һәм үзәкнең эшчәнлеге турында сөйләделәр.
Мәскәүдә Нанотехнологияләр буенча II Халыкара форум ачылды
Бу көннәрдә Мәскәүдә Нанотехнологияләр буенча II Халыкара форум уза. Аның эшендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәрит Туктаров та катнаша, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Россия нанотехнологияләр корпорациясе оештырган форум программасына пленар утырыштан тыш, дискуссияләр, докладлар, фәнни-техник секцияләр, компанияләр, җиһазлар презентациясе кертелгән. Эшлекле программада һәм фәнни-техник секцияләрдә 36 илдән 685 доклад тыңланачак. Инновацияле икътисад институтлары, наноиндустриянең иминлеген тәэмин итү өчен сертификатлаштыру, метрология, стандартлаштыру һәм техник көйләү, нанотехнология продуктларын куллану, нанотехнологияләрне икътисадның төрле секторларында файдалану-форумда күтәреләчәк төп темалар булачак.
Татарстаннан Сингапурга бизнес-миссия оештырылачак
Киләсе елның мартларында Татарстаннан Сингапурга бизнес-миссия оештырылачак. Ул "Татнефть", "Казан оргсинтез", "Түбәнкама нефтехим" җәмгыятьләре һәм инфокоммуникация технологияләре буенча компанияләр вәкилләрен эченә алачак. Бу хакта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Сингапурның "Энтерпрайзис Интернешнл" компаниясе җитәкчелеге белән очрашуы вакытында килешенгән. Әлеге хәбәрне бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры Марат Сафиуллин җиткерде. Журналистлар белән очрашу РФ делегациясе составында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең IV Россия-Сингапур эшлекле форумында катнашу нәтиҗәләренә багышланды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз