ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2009 ел
җомга
Миланда «Pirelli» компаниясе офисында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Хафиз Салихов «Pirelli» Компанияләр Төркеме президенты Марко Тронкетти Провера белән очрашты.

23
июль, 2009 ел
пәнҗешәмбе
23 июль көнне ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда наноиндустрия проектларын финанслау буенча ведомствоара эшче төркем белән республиканың проект-программаларын гамәлгә ашыруда РФ дәүләт органнары белән хезмәттәшлек буенча республика ведомствоара комиссиясенең уртак утырышы узды.
30 июльдән 8 августка кадәр Казанда студентлар һәм аспирантларның «Симбиоз-2009» XIII Европа симпозиумы үткәреләчәк.

21
июль, 2009 ел
сишәмбе

21 июль көнне Казан Кремленда ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән РФ буенча Бөтендөнья банкы директоры, Бөтендөнья банкының Мәскәүдәге даими вәкиле Клаус Роланд очрашты. Президент Резиденциясендә барган әлеге рәсми очрашу үзара хезмәттәшлекне киңәйтүне күздә тотып оештырылган иде.

Быел Казанда коммерцияле торакны кулланылышка тапшыру күләме бераз киметеләчәк.

20
июль, 2009 ел
дүшәмбе
Муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алуда Татарстан электрон мәйданны куллану буенча Россиядә лидерларның берсе. Башка төбәкләр безгә килеп республиканың бу өлкәдәге тәҗрибәсен өйрәнә. Ә шул ук вакытта үзебезнең кайбер муниципалитетлар ук муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алуларда шушы электрон мәйдан мөмкинлекләреннән файдалана белми. 20 июль көнне бу хакта ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Муниципаль берәмлекләр советы Президиумнарының уртак утырышында сүз булды. Утырыш Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Агымдагы елда Казан метрополитены төзелешенә федераль бюджеттан 500 миллион сумга якын акча бүленәчәк.
Казанда 2013 елда үткәреләчәк Универсиадага төзелергә тиешле спорт объектлары һәм корылмаларының федераль бюджет хисабына салына торганнарының 29ында да, акча күчерелгәннән соң 1 атна дигәндә, эш башланды.

17
июль, 2009 ел
җомга
Казан авиация җитештерү берләшмәсе Ту–160 самолетларын модернизацияләү һәм техник хезмәт күрсәтү буенча дәүләт заказларын үтәвен дәвам итәчәк, шулай ук Россия җитәкчелеге өчен махсус самолетлар төзиячәк. Бу хакта бүген РФ Хөкүмәте вице-премьеры Сергей Иванов Казанда Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең киләчәк язмышына багышланган киңәшмәдә белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International