Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында”, “Мәдәният турында”, “Татарстан Республикасының Спас районындагы Ирек авылын бетерү турында” һәм “Спас муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләү турында”гы Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы законнарны имзалады.
Татарстан белән Төркия арасындагы багланышларны ныгытуга тагын бер адым ясалды. Моңа Истанбул мэры Кадыйр Топбаш җитәкчелегендәге делегациянең республикага сәфәре җирлек бирә. 24 июль көнне кунакларны Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте.
24 июль көнне Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Идел буе-Урал хәрби округы командующие генерал-лейтенант Аркадий Бахин белән очрашты.