ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2009 ел
җомга
19 июльдә металлурглар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов республика металл коючыларына, тармак ветераннарына ТР Хөкүмәте исеменнән котлау юллады.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызловтан полипропилен материал җитештерү буенча югары технологияле яңа предприятие – “Полиматиз” ЯАҖ ачылу уңаеннан котлау телеграммасы килде.
17 июль көнне Россия Хөкүмәте вице-премьеры Сергей Иванов Казанга эш сәфәре кысаларында Татарстанда ГЛОНАСС базасында спутник навигациясен файдалану тәҗрибәсе белән танышты.

16
июль, 2009 ел
пәнҗешәмбе
16 июль көнне ТР Министрлар Кабинетында республика Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендә Татарстанның хәрби хезмәткә чакырылыш Комиссиясе утырышы узды.
16 июль көнне Казанга Россия Хөкүмәтенең вице-премьеры Сергей Иванов килде. Сергей Ивановны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең генераль директоры Васил Каюмов каршы алды.

15
июль, 2009 ел
чәршәмбе

15 июль көнне “Алабуга” МИЗ территориясендә “Полиматиз” ЯАҖ ачылды. Аны ачу тантанасында РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Siemens IT Solutions and Services компаниясе 2013 елгы Казан Универсиадасының техник партнеры булырга мөмкин.
15 июль көнне Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак “Кризис шартларында Идел буе федераль округындагы объектларның социаль-икътисади хәле” мәсьәләсенә багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, округ төбәкләре башлыклары катнашты.

14
июль, 2009 ел
сишәмбе

14 июль көнне Казан Кремленда ТР Президенты Минтимер Шәймиев 13 июльдән 15енә кадәр Татарстанда эш сәфәрендә булачак балыкчылык буенча Федераль агентлык җитәкчесе Андрей Крайний җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.

Татарстанда күпфатирлы торак йортларның 18 проценты җылылык сезонына әзер. 14 июль көнне ТР Министрлар Кабинетында узган җылылык сезонына әзерлек буенча киңәшмәдә әнә шундый мәгълүматлар китерелде. Киңәшмәне республика Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International