Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда катнашты. Ул теркәлү урыны буенча оештырылган участокта тавыш бирде.
Бүген Казан Ратушасында узды Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Чарада оештыру комитеты рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә мәгариф һәм фән хезмәткәләренең традицион август киңәшмәсе узды. Киңәшмәнең төп темасы – “Тәрбия белем бирү сыйфатын арттыру факторы буларак”.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, зур предприятиеләр, педагогика һәм фән җәмәгатьчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казахстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты.
Бүген Казанда “Корстон” КСККда Төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чаралар узды.
Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев X Халыкара мәктәп укытучылары фестивален ачу тантанасында катнашты.
Тантаналы чара Алабуга шәһәрендә узды.
Форумга Россиянең төрле төбәкләреннән 500 дән артык укытучы килгән .
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе , “Яңарыш” Республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев республиканың күп телле белем бирү комплекслары өчен Өстәмә белем бирү үзәге булдыру буенча күчмә киңәшмә уздырды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консулы Әхмәт Садыйк Доган белән очрашты. Төркия Консулы Татарстандагы эшчәнлеген тәмамлый.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 49 нчы, йомгаклау утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Хөкүмәте әгъзалары катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җырчы, композитор, режиссер, педагог, профессор, ТР Концерт эшлеклеләре берлеге рәисе, РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Илгиз Мәҗитов хөрмәтенә истәлек тактасын ачу тантанасында катнашты.
Истәлек тактасы Илгиз Мәҗитов яшәгән Кече Кызыл урамындагы йорт фасадына урнаштырылды. Проектның авторы - скульптор Фәнил Вәлиуллин.