Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икенче утырышында катнашты

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казанда С.Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икенче утырышы узды. Көн тәртибендә бердәнбер мәсьәлә “Татарстан Республикасы Президентының республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасы” булды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, РФ ФҖ Федерациясе әгъзалары, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, ТР Хисап палатасы рәисе һәм аудиторлары,муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләр, югары уку йортлары вәкилләре, иҗат  интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары вәкилләре, ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, ММЧ вәкилләре һәм башкалар катнаша. 

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында республикадагы  иҗтимагый-сәяси һәм икътисади вазгыятьнең төп аспектларына кагылды, инновацион үсеш, сәнәгый җитештерү, агросәнәгать секторы, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм башка өлкәдәге мәсьәләләр. Президент социаль әһәмиятле проблемаларны чишү юлларын билгеләде, төбәк алдында торган максатлар һәм бурычлар турында сөйләде.

Аерым алганда, ул ассызыклаганча, милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итү элеккечә өстенлекле бурычларыбызның берсе булып тора. “Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясенә гомумфедераль карарларны исәпкә алып кертелгән үзгәрешләр халыкларның милли-мәдәни һәм тел күптөрлелеген саклап калуга, аларның рухи бербөтенлеген ныгытуга юнәлтелгән.

Федераль үзәк белән бергәләп, халыкларның туган телләрен һәм Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклап калу һәм аларга ярдәм күрсәтү  өчен уңай шартлар тудыру бурычы һаман да әһәмиятен югалтмый.  

Минтимер Шәрип улы Шәймиевның күп телләр укытыла торган мәгариф комплекслары челтәре төзү турындагы башлангычы бик мөһим проект булып тора”,- дип билгеләде Татарстан Президенты. 

“2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу барышында кешеләрнең үз-үзләрен нинди дә булса бер милләт вәкиле буларак тануы, халыкның милли составы үзгәрү мәсьәләләренә зур игътибар биреләчәк. Оештыручыларга бу эшнең гаять сизгерлек һәм сак мөнәсәбәт таләп итүен истән чыгармаска кирәк. Граждан җәмгыяте институтлары һәм абруйлы милли-мәдәни берләшмәләр  белән бергәләп аңлату эшләре алып барылырга,  бу исә милләтләр белән бәйле чынбарлыкның объектив һәм төгәл чагылдырылуына этәргеч бирергә тиеш.   

Диннәр арасында, беренче нәүбәттә, христиан һәм ислам диннәре арасында багланышлар урнаштыру юнәлешендә тупланган тәҗрибәне без гаять кыйммәтле хәзинә буларак таныйбыз.

Традицион конфессияләрнең иҗтимагый роле артуын билгеләп китәргә кирәк. Аларның абруе, актив гамәлләре һәм карашлары дини җирлектәге экстремистлыкның таралуына киртә булып тора”, - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов.

“Халык өчен изге урыннарны торгызу буенча зур эшләр башкарыла. Борынгы Болгарның һәм Зөя утрау-шәһәренең тарихи ядкәрләрен торгызуга һәм заманча тирәлек булдыруга гына түгел, иң мөһиме, болардагы рухи, дини тормышны яңадан тергезүгә ирешелде. 

Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендәге “Яңарыш” фондына, бу проектларның барлык иганәчеләренә тагын бер кат олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Казан Мәрьям Ана иконасы табылганга 440 ел тулган елда Казан  соборын яңадан торгызу тәмамланды. Хәзерге вакытта аның диварларына бизәк төшерү эшләре  бара. Тиздән бу гыйбадәтханә бөтен дөньядан дин тотучыларны үзенә җәлеп итә торган изге урынга, республикабыз башкаласының мәдәни җәүһәрләреннән берсенә әверелер дип ышанам”, - диде Татарстан Президенты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International