Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күпсанлы котлаулар килә.
Минтимер Шәймиевне 88 яшьлек юбилее белән телефоннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлады.
Котлау телеграммалары Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустиннан, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володиннан, Россия Федерациясе Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведевтан, Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Сергей Шойгудан, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенкодан, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы беренче урынбасарыннан, РФ Хөкүмәте Рәисе Денис Мантуровтан, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллиннан, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллиннан, РФ Мәдәният министры Ольга Любимовадан, РФ Спорт министры Михаил Дегтяревтан, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Бариновтан һәм башкалардан килде.
Татарстанның Беренче Президентына Гөлсинә һәм Рөстәм Миңнехановлар котлау хаты юллады.
Минтимер Шәймиевны шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм республика министрлыклары һәм ведомстволарының башка җитәкчеләре котлады.
Котлау телеграммаларын Марий Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцев, Карачай-Чиркәс Республикасы башлыгы Рәшит Темрезов, Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров, Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов, Кабарда-Балкария Республикасы башлыгы Казбек Коков, Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречалов, Мәскәү өлкәсе Губернаторы Андрей Воробьев, Пенза өлкәсе Губернаторы Олег Мельниченко, Оренбург өлкәсе Губернаторы Денис Паслер, Тула өлкәсе Губернаторы Дмитрий Миляев, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских, Ленинград өлкәсе Губернаторы Александр Дрозденко, Волгоград өлкәсе Губернаторы Андрей Бочаров, Чиләбе өлкәсе Губернаторы Алексей Текслер җибәрде.
Котлауларга шулай ук Россия һәм Белоруссия Союздаш Дәүләтенең дәүләт секретаре Дмитрий Мезенцев, Россиянең Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Михаил Шмаков, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең Җаваплы секретаре Александр Алимов, «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондына нигез салучы Алишер Усманов, Россиянең халык артисты, РФ Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков һәм башкалар кушылды.
Минтимер Шәймиевка җылы котлаулар һәм изге теләкләр белән РФ Мөселманнары диния нәзарәте Рәисе Равил Гайнетдин, ТР Мөселманнары диния нәзарәте Рәисе Камил Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Россия Мөселманнары диния нәзарәте башлыгы Албир Крганов мөрәҗәгать итте. Котлау телеграммалары килүен дәвам итә.