ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан ратушасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңалык” республика фондының Попечительлек советы рәисе, мәдәниара диалог буенча ЮНЕСКОның махсус илчесе  Минтимер Шәймиев һәм ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле Бөтенроссия ЮНЕСКО кафедралары конгрессының пленар утырышында катнаштылар.


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген кич ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле Казанга килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды.


3
март, 2019 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцина һәм кызы Татьяна Юмашева белән очрашты.


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насрыев белән очрашты.

Казанда Үзбәкстан Республикасының Генераль консуллыгын ачу турындагы карар РФ Хөкүмәте күрсәтмәсе белән 2017 елның 19 августында кабул ителгән иде. Фәриддин Насрыев Генераль консул итеп 2018 елда билгеләнә.


22
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген РФ Кораллы көчләре Генераль штабы җитәкчесе Валерий Герасимов Татарстан башкаласында үткән тантаналы чарада Казан танк училищесына Жуков ордены тапшырды. Шулай ук уку йорты территориясендә урнашкан “Герой-танкист” һәйкәлен ачу чарасы да узды. Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.  


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бу матур күргәзмәләр үзәге - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгын шулай тасвирлады, анда бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.

Коллегия утырышы 2018 елда Татарстанның агросәнәгать комплексы эше йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларга багышланган иде.

Коллегиядә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты.


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Иннополиска эш сәфәре  кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Россия Президенты Минтимера Шәймиевкә Свияжск утрау-шәһәрен һәм  Борынгы Болгарны яңартуның комплекслы проектын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде.


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Казанның Качалов исемендәге театрында бөек рус артисты Василий Качалов тууына 144 ел тулу уңаеннан театр музе  ачылу тантанасы узды.

Кунакларны театрның сәнгать җитәкчесе һәм директоры Александр Славутский каршы алды.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, шулай ук театр һәм музей җитәкчеләре катнашты.


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанда полилингваль белем бирү комплексы концепциясе буенча киңәшмә уздырды.


1
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген Казанның “Пирамида” комплексында  “Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” комплекслы проектын гамәлгә ашыру йомгакларына багышланган тантаналы чара узды. Анда Россия мәдәният министры Владимир Мединский, РФ мәгариф министры урынбасары Павел Зенькович, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International