Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев 2002 елның 26-29 декабрендә Татарстан башкаласында фигуралы шуу буенча Россия чемпионатының уңышлы үтүе җәһәтеннән Россиянең Тимераякта фигуралы шуу федерациясе президенты Вячеслав Писеевтан хат алды.
11 декабрьдә Түбән Камада нефть эшкәртү заводының база комплексын эшләтеп җибәрүгә багышланган тантана булды. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары - юл төзелеше һәм транспорт министры Владимир Швецов, архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тәхаутдинов, Түбән Кама шәһәре һәм районы администрациясе башлыгы Илсур Метшин, Түбән Кама "Нефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиев Муса Җәлил исемендәге Казан дәүләт опера һәм балет академия театры солисты, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган яшь артист Михаил Казаковның чираттагы уңышка ирешүе уңаеннан СССРның халык артисты Ирина Архиповадан һәм СССРның халык артисты Владислав Пьявкодан котлау телеграммасы алды.