ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2003 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев «Телефоника-Дакар 2003» раллиенда җиңү белән котлап, «КамАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Семен Якуповка һәм команда спортчыларына котлау телеграммасы җибәрде.
18 гыйнвар иртәсендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдәге резиденциясендә халык шагыйре Илдар Юзеевны кабул итте.
20 гынйнварда Г.Камал исемендәге татар театры бинасында халык шагыйре Илдар Юзеев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.

18
гыйнвар, 2003 ел
шимбә
18 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты тормыш иптәше белән Швецариягә кыска вакытлы ялга китте.
16 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Мериленд университетының физика профессоры Роальд Сәгьдиевкә "Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе" исемен бирү турындагы документны тапшырды.
Казан Кремлендә ТР Иминлек Советының Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үткәргән утырышында 2003-2007 елларга мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә Татарстанның дәүләт сәясәте нигезләре тикшерелде.

17
гыйнвар, 2003 ел
җомга
17 гыйнварда Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында 300 урынлы мәһабәт мәдәният сарае, Иске Чүпрәле авылында 148 укучыга исәпләнгән урта мәктәп бинасы файдалануга тапшырылды, һәр ике объектны ачуда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев катнашты.

13
гыйнвар, 2003 ел
дүшәмбе
13 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Балтачның шушы уңышларга аеруча зур өлеш керткән терлекчелек алдынгылары, хуҗалык җитәкчеләре, хезмәт ветераннары, җирле үзидарә советлары рәисләре белән очрашты.
Олуг юбилее уңаеннан күренекле татар шагыйрәсе Гөлшат апа Зәйнәшевага Татарстан Президенты М.Шаймиев исеменнән котлау адресы тапшырылды.
Тәбрикләүдә Президент Гөлшат апаны ихлас күңелдән котлый, иҗатыгызга карап сокланабыз ди. Татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән өчен олы рәхмәтен җиткерә һәм чын йөрәктән исәнлек-саулык, күңел көрлеге, илһам һәм яңа иҗади казанышлар теләп кала.


10
гыйнвар, 2003 ел
җомга
Фоат Мансуровны котлау 10 гыйнварда Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия, Казахстан һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Фоат Мансуровны 75 яшь тулу уңаеннан котлады.

9
гыйнвар, 2003 ел
пәнҗешәмбе
9 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Төркия Республикасы Президенты Әхмәт Нәдҗет Сезерга 8 еннән 9 гыйнварга каршы төндә Диярбакыр шәһәре тирәсендә Төркия самолетының һәлакәткә юлыгуы уңаеннан кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International