ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген парламентның утырышлар залында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче сессиясе дәвам итә. 2017 елның 26 октябрендә утыз өченче сессия эшендә тәнәфес игълан ителгән иде.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.


7
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Әсхәт Нускабай белән очрашты.

Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы 2012 елда ачыла. Әсхәт Нускабай беренче Генераль консул булды, тиешле срогы узу сәбәпле Татарстанда үзенең эшчәнлеген тәмамлый. Алга таба ул үзенең дипломатик эшчәнлеген Санкт-Петербургта дәвам итәчәк.


28
октябрь, 2017 ел
шимбә

Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Россия дөньякүләм мәдәни һәм табигый мираста” дип аталган бөтенроссия киңәшмәсе узды.

Форум эшендә Россия мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогы буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев, РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ИКОМОС Россия милли комитеты президенты Александр Кудрявцев, мәдәни мирасны саклау буенча дәүләт органнарының төбәк җитәкчеләре, Бөтендөнья мирас объектлары, ЮНЕСКО эшләре буенча милли комитетлар, Россия төбәкләре һәм БДБ илләренең эксперт берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Пленар киңәшмәне РФ Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы департаменты директоры Владимир Цветнов алып барды.


27
октябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган тантана узды. 

Тантана башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм  башка рәсми  затлар республикада 1926 елдан башлап Конституция кабул итү тарихына багышланган күргәзмәне карадылар.  


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышы узды.  

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.  


19
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский Болгар тарих-археология комплексына килделәр.

Алар быел сентябрьдә беренче уку елы башланган Болгар ислам академиясендә булдылар.


18
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә,”Эрмитаж-Казан” үзәгендә күргәзмә ачылды. Залда “Эрмитаж” һәм Император фарфор заводы музее коллекциясеннән XVIII-XXI гасырның 500ләп предметы урнаштырылган. Күргәзмә ачылышы тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты.


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Яңарыш” республика фонды эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә агымдагы елга билгеләнгән эшләрне вакытында төгәлләү кирәклеге әйтелде. “Ефәк юлы” транснациональ номинациясен булдыруда кайбер илләрне активлаштыру ассызыкланды һәм шуңа бәйле Татарстанның фәнни оешмалары проектка кушылырга әзер булуларын белдерде.


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру буенча чираттагы киңәшмә уздырды.

Тарихи собор Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2015 елның 4 ноябре Указы нигезендә яңадан булдырыла. Проект “Яңарыш” республика фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру – безнең эшчәнлектә һичшиксез өстенлекле юнәлеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең яшьләр тирәлегенә террорчылык һәм экстремизм идеологиясе, милли һәм дини экстремизм һәм ксенофобия үтеп керүгә, шулай ук җинаятьчел субкультурага каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган утырышында хәбәр итте. Бу чара Казан Кремлендә узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International