Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтер белән очрашты.
Искә төшерәбез, Венгриянең генераль консуллыгы Казанда 2015 елда ачылган иде.
Бүген Адам Штифтер Минтимер Шәймиевне татар телендә сәламләде.
“Татарстанда эшләү минем өчен зур дәрәҗә һәм шатлык. Казанда элек тә булганым бар иде, мине монда Казан халкының үзара аерым дустанә мөнәсәбәте гаҗәпләндерде. Генераль консуллык актив эшли, шенген визасын бирү оештырылды”, - дип сөйләде Адам Штифтер.
Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, Казанда Генераль консуллык ачылышы – Россия һәм Венгрия җитәкчелегенең акыллы карары, чөнки безнең илләребез халыкларын бәйләүче тарихи тамырлар бик борынгы чорда.
Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек турында иң беренче хөкүмәтара килешүне 1992 елда Венгрия имзалады, дип искә алды ул. 1993 елның маенда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Венгриядә була.
Адам Штифтер хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 15-19 октябрендә Казанда борынгы венгрлар тарихы буенча халыкара конференция уздыру планлаштырыла. Анда төрле илләрдән, шул исәптән Венгриядән археологлар, шулай ук Венгриянең Тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министрлыгы вәкиле катнашачак.
Очрашу барышында икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре белән бергә, мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсендә элемтәләрне ныгыту һәм шулай ук мәдәни-тарихи мирасны саклау өлкәсендә хезмәттәшлек буенча фикер алыштылар.