ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.


9
июль, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Польшаның Краков шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 41нче сессиясе карары белән Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрендәге монастырь Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу хакта утырышта рәислек итүче Португалиянең ЮНЕСКОдагы Илчесе Хосе Филип Мендос Морес Кабраль белдерде.


7
июль, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә Милли һәм дини азчылык мәсьәләләре буенча Иран Президенты ярдәмчесе Али Юнеси җитәкчелегендәге Ислам Республикасы делегация белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.


30
июнь, 2017 ел
җомга

Бүген яңа Болгар ислам академиясе комплексында Ислам мәгарифе советы утырышы узды, аның кысаларында Болгар ислам академиясен тәкъдим итү һәм  "Заманча ислам мәгарифенең актуаль проблемалары" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булды. 


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген  Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев "РОСНАНО" идарә компаниясе" ҖЧҖ  рәисе Анатолий Чубайс белән очрашты.

Анатолий Чубайс бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә нанокомпозит япмалар җитештерү Advenira Enterprises заводының ачылышында катнашты. Тантаналы чара Казанның "Химград" технополисында узды.


24
июнь, 2017 ел
шимбә

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты.

Минтимер Шәймиев Кыргызстан Республикасы Президентын "Яңарыш" фондының  тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча җидееллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды.


18
июнь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген “Казан Арена” стадионында Португалия һәм Мексика командалары арасында Конфедерацияләр Кубогының беренче тур матчы узды.


17
июнь, 2017 ел
шимбә

Бүген Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, бөек татар җырчысы һәм халыкның иң яраткан кызы Әлфия Авзалова белән хушлашу тантанасы узды.

Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТРның мәгариф һәм фән министры, иҗтимагый оешма вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре почетлы каравылга басты.


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген кич Казан теннис академиясендә V республика ифтары уздырылды.

Анада катнашучыларны Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе Камил хәзрәт Сәмыйгуллин каршы алды.

Ифтарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, республика кешеләре, шулай ук дин әһелләре: Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, республиканың баш раввины Ицхак Горелик катнашты.


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру буенча киңәшмә уздырды.

Искә төшерәбез, 7 июньдә Зур Кызыл урамында соборны яңадан булдыру урынында күчмә киңәшмә уздырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International