Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Зур Кызыл урамында Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру эшләре урынында күчмә киңәшмә уздырды.
Бүген Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашуында катнашты.
Очрашу Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 218 тулуга багышланган тантаналы чаралар кысаларында (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры) узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 218 тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Казанда чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында узды.
Бүген, Александр Пушкинның туган көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек рус шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Изге Болгар җыены" бәйрәмен тантаналы ачуда катнашты.
Быел “Изге Болгар җыены”на Россиянең барлык төбәкләреннән 50 меңләп мөселман килгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәрендә булдылар.
Төп максат - Идел Болгарының рәсми рәвештә исламны кабул итү көне уңаеннан бәйрәм чараларында катнашу.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Иран Ислам Республикасының элеккеге тышкы эшләр министры, Бөтендөнья мәзһәбләрне якынайту оешмасы генераль секретаре урынбасары Манучехр Моттаки белән очрашты.
Бүген Казан Кремлендә тарихи вакыйга. Казан ханнары – Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүт хан һәм Мөхәммәт Әминнең җәсәдләре җир куенына иңдерелде. 1977 елда Казан Кремлендә табылган ханнарның каберләре мавзолей-төрбәгә урнаштырылды. Җәсәдләрне күмү дини йоласында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хөсәен Дириоз белән очрашты.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт әгъзалары һәм башка рәсми затлар катнашты.