Татарстан Республикасында соңгы ике ел ярымда 200 дән артык көнкүреш өлкәдәге коррупция очрагы кисәтелде. Шулар арасында сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкәдәге күренешләр - фиктив медицина белешмәләре, законсыз социаль түләүләр алуны оештыру (эшсезлек буенча субсидияләр), армиядә хезмәт итүдән законсыз азат ителү, вузларга укырга керү вакытындагы күренешләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә иганәчләр ярдәме яисә ирекле ярдәм итү сылтавы белән акча таләп итү.
Болар һәм тагын башка күп кенә көнкүреш өлкәдәге коррупция факторлары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы совет утырышында сөйләштеләр. Чара Казан Кремлендә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырыды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнаштылар.
Бүген Менжинский МСда Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовны соңгы юлга озату буенча граждан панихидасы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Казан каласы мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарнының (инвалидларының) республика иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев, "Татарстан Геройлары" иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук туганнары, аны хөрмәт итүчеләр катнашты.
Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе уңаеннан котлаулар өчен рәхмәт белдерә.