ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәрендә ЮНЕСКО эмблемасы һәм билгесен кую мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “ARC Group” (Италия) басмаханәсе генераль директоры Недьян Браташевец белән очрашты, ул Казанда 8-11июльдә уза торган Россия китап басучылары ассоциациясе конференциясендә катнашу өчен килде.

“ARC Group” басмаханәсе тарафыннан 2011 нче елда дөньяда иң зур басма Коръән әзерләнде, ул хәзерге вакытта Болгарда, 922 елда Идел буе болгарлары рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе бинасында.

8
июль, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 53нче утырышында катнашты.


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең беренчел оешмалары секретарьлары форумы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.


27
июнь, 2014 ел
җомга

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академик опера һәм балет театрында Россия Дәүләт банкының Казан бүлеге оешуга 150 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы ачылды. Бу чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Башкортостан Республикасының Милли банк рәисе Марат Кашапов катнашты.


26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Зөя утрау-шәһәрлегендә “Татар бистәсе” археологик казу эшләре урынында Россия өчен уникаль Агач археологиясе музее ачыла. Бүген проект “Яңарыш” республика фондының халыкара ведомствоара фәнни-методик эксперт советының күчмә утырышында тәкъдим ителде.

Утырыш Зөядә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашында һәм Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров рәислегендә узды.

24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Болгарны мөһим объект дип тану зур әһәмияткә ия. Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният ядкәрләрен торгызу буенча “Яңарыш” Республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә журналистларга шулай дип белдерде.

23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Доха шәһәрендә (Катар дәүләте) ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 38нче сессиясе карары белән Болгар тарих-археология комплексы Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде. Бу хакта, фикер алышулардан соң, Катар әмиренең туганы, шәех әл Маясса бине Хамад бине Хәлифә әл Тани игълан итте.
Болгар тарих-археология комплексы Исемлеккә кертелгән 1002нче объект булды.

Болгар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә 2013 елда тәкъдим ителгән иде. Бөтендөнья мирас комитеты үзенең узган елның июнендә Пномпень шәһәрендә (Камбоджа) булган сессиясендә борынгы Болгар шәһәренең универсаль кыйммәтен таныды. Шуның белән бергә объект буенча заявка ЮНЕСКОның консультатив органнары белән бергә эшләп бетерү өчен җибәрелде. Болгарда киңкүләмле яңадан торгызу һәм реставрацияләү эшләре Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә “Яңарыш” фонды ярдәме белән уздырылды.

14
июнь, 2014 ел
шимбә

Бүген 30 меңгә якын кеше Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1125 ел тулуына багышланган Изге Болгар җыены чаралары шаһитлары булды.

Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми кабул итүен хәтерләтеп торсын өчен төзелгән мәһабәт бина - Истәлек билгесе каршында узган җыенның тантаналы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казакъстан, Кыргызстан, Украина, Беларусьтан дин әһелләре, илнең төрле өлкәләреннән мосафирлар катнашты.

Әлеге очрашу Идел буе Болгар дәүләтенең исламны рәсми кабул итүенә багышланган Изге Болгар җыены тантаналары кысаларында узды. Бүген Болгарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең, шулай ук якын һәм ерак чит илләр мөселман дин әһелләре башлыклары белән очрашты. “Ак мәчет” комплексының административ бинасында булган әлеге очрашу Идел буе Болгар дәүләтенең исламны рәсми кабул итүенең 1125 еллыгына багышланган Изге Болгар җыены тантаналары кысаларында узды.

Шундый мәртәбәле очрашуда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе, БДБ мөселманнарының консультатив советы рәисе Пашазадә Аллаһшөкер, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казакъстан, Кыргызстан, Украина, Беларусьтан дин әһелләре лидерлары һәм фәнни даирә вәкилләре һ.б.лар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International