ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2014 ел
җомга

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында борынгы Болгар шәһәренә һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенә транспорт үтемлелеге мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук Россия транспорт министры Максим Соколов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.


9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле икенче утырышында катнашты.


7
июнь, 2014 ел
шимбә
Бүген Лаеш районы халкы Сабантуйны бәйрәм итә. Аларга кунакка Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чит илләр дипломатик миссия башлыклары – Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең VI Халыкара икътисад саммиты - Kazansummit 2014тә катнашучылар белән килде. Алар арасында Алжир, Катар, Согуд Гарәпстаны, Судан, Ирак, Оман һәм Бахрейн дәүләтләренең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкилләре бар иде.

6
июнь, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Катар дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сауд Абдулла әл Мәхмүд һәм Катарның икътисад һәм коммерция министры урынбасары Солтан әл Хатер белән очрашты.

4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Куба Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Ратмир Лосада Гарсиа белән очрашты.

2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасында беренче стационар балалар хосписы ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.


27
май, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең Иҗтимагый телевидениесе советының чираттагы утырышында катнашты, ул беренче эшчәнлек елы нәтиҗәләренә багышланган иде.
Искә төшерәбез, Минтимер Шәймиев Иҗтимагый телевидениесе советы әгъзасы булып тора.

22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар музей-тыюлыгында булды. Эш сәфәре барышында Татарстанның беренче Президенты Болгар шәһәрчеге объектларында торгызу һәм төзелеш эшләре, 14 нче июньдә булачак “Изге Болгар җыены”на әзерлек барышы белән танышты.

21
май, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Сириядән килгән шәех Мөхәммәт Абу әл-Фатх әл-Байануни белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 51 нче утырышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International