ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Истанбул Университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Невзат Ялчынташ белән очрашты.

Россиянең борынгы медицина югары уку йорты - Казан дәүләт медицина университеты 200 еллыгын билгеләп үтә. Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында юбилей датасына багышланган тантаналы чара узды. Бу чарада РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Россия һәм Татарстанның медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре, КГМУның чит ил партнерлары, илчелек вәкилләре, уку йортының ветераннары, аны тәмамлаучылар, хезмәткәрләре һәм студентлар катнашты.


9
май, 2014 ел
җомга

Бүген Казанда Ирек мәйданында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан бәйрәм парады узды. Парад барышында республика халкын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Трибуналардан парадны шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, сугыш һәм хезмәт ветераннары күзәтте.

Бүген Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка тантаналы төстә чәчәкләр салдылар. Бу чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, студентлар һәм укучылар, Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнашты.


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте. Сәхнәдән ветераннарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады, чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары, сугыш ветераннары катнашты.


25
апрель, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Халыкара төрек мәдәнияте оешмасы (ТӨРКСОЙ) генераль секретаре Дюсен Касеин белән очрашты. ТӨРКСОЙ делегациясе иртәгә “Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елы ачылышы тантанасында катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Айдын Аднан Сезгин белән очрашты, ул Казанга “Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елы ачылышы тантанасында катнашу өчен килгән.

21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров чакыруы буенча, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең тантаналы җыелышында катнашты, чара Россиянең бу оешмага керүенә 60 ел тулуга багышланган иде.

2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
1апрельдә кич белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе Франция башкаласына, атаклы пианист һәм җәмәгать эшлеклесе Денис Мацуевның ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе итеп билгеләнү тантанасына килде. Концертта катнашу өчен Парижга шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры да килде.

27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча республика фондының Попечительлек советы утырышы узды. Утырышны ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International