Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында “Ел җитәкчесе” Республика иҗтимагый конкурсына йомгак ясалды. Иң булдыклы, эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән җитәкчеләрне Татарстан җитәкчелеге котлады. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашты. Бәйрәм чарасында ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, предприятиеләр, шул исәптән, кече һәм урта бизнес башлыклары, дини конфессия вәкилләре, фән һәм мәдәният, ММЧ учреждениеләре җитәкчеләре бар иде.
ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров чакыруы буенча РФ ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең гомуми җыелышында катнашты. Җыелыш Мәскәүдә Россия Тышкы эшләр министрлыгы бинасында узды һәм Россия төбәкләренең ЮНЕСКО белән хезмәттәшлегенә багышланган иде.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Кыргызстан Президентының тормыш иптәше, “Сәламәт ил” (“Здоровая страна”) иҗтимагый фонды рәисе, Кыргызстан дәүләт медицина академиясе доценты Рәйсә Атамбаева белән очрашты. Рәйсә Атамбаева Казанга, татар милләтенең бер вәкиле буларак, ТР Президетны чакыруы буенча Бөтендөнья татар конгрессының Vсъездына кунак булып килде.
Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессы V корылтаеның пленар утырышы ачылды. Утырышта катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
Бүген ТР Дәүләт Советы бинасында танылган дәүләт һәм җәмәгать-сәясәт эшлеклесе Шамил Әсгат улы Мостаев белән хушлашу булды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә ТР тарихы һәм мәдәнияте һәйкәлләрен торгызу буенча “Яңарыш” Республика Фонды һәм Попечительлек Советы утырышы узды. Аның эшендә Попечительлек Советы әгъзалары – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты. Көн үзәгенә ике мәсьәлә – “Борынгы Болгар һәм Свияжски утрау-шәһәрендә тарихи һәм мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу буенча эшләрне фәннилек белән тәэмин итү турындагы” һәм “Bulgarica” Атласын презентацияләү. Болгар цивилизациясе вакыты һәм киңлеге” турындагы докладларны тыңлау чыгарылды.