ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2010 ел
җомга
1 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Франциянең гитарада уйнаучы виртуозлары циклыннан концерт узачак. Казанлылар алдында музыка дөньясында танылган гитарачы Эрик Франкриз чыгыш ясаячак.

Эрик Франкриз җир шарының 50 илендә, шул исәптән Америка, Австралия, Аурупа, Азия дәүләтләрендә музыка сөючеләргә яхшы таныш. Ул - Франциянең Лион шәһәре музыка Академиясе профессоры, RADIO-FRANCE, CARPENTRAS, SASSARI һәм башка халыкара конкурслар лауреаты. Музыкант Клод Боллинг, Жан-Пьер Рампал, Гай Таврон, Альберт Хамман, Дел Рей, Жозе Мария Галлардо кебек йолдызлар белән бергә чыгыш ясый.

Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты вәкаләтләрен тапшыру турындагы мәсьәлә ТР Дәүләт Советының 4 февральгә билгеләнгән утырышында каралачак.

29 - 30 гыйнвар көннәрендә Пенза шәһәрендә Россия Федерациясе субъектларының табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүдә бердәм дәүләт системасының Идел буе федераль округындагы территориаль подсистемасы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау буенча региональ сбор уздырыла. Анда, шулай ук, узган елны гражданнар оборонасы эшләре буенча чараларның үтәлеше һәм 2010 елга бурычлар да аерым каралачак. ТР буенча Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, әлеге сборда министр Рәфис Хәбибуллин да катнаша.

28 гыйнвар көнне Казанда педагогик кадрлар әзерләүнең сыйфатын арттыру буенча ТР мәгариф идарәсе муниципаль органнары һәм югары уку йортлары эшчәнлеген интеграцияләү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында узган республика семинарына республиканың 26 районыннан муниципаль белем бирү бүлекләре җитәкчеләре җыелды. ТДГПУның ике бинасында параллель рәвештә "Кластер алымы кысаларында педагогик юнәлештәге профиль алды һәм профиль сыйныфларында эшне оештыруның челтәр моделе" семинар-киңәшмәсе һәм ректорның мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре белән очрашуы узды.

ТДГПУ ректоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов муниципалитет вәкилләрен педагогик кадрлар әзерләүнең сыйфатын камилләштерү буенча үз теләкләрен белдерергә чакырды. Аерым алганда, ректор фикеренчә, басым мәктәпләрдә профориентация эшен камилләштерү буенча мәгариф идарәсе муниципаль органнары һәм вузлар арасында үзара бәйләнешне көчәйтү һәм югары уку йортын тәмамлаганнан соң мәктәпкә эшкә барачак абитуриентлар әзерләүгә ясалырга мөмкин. Рәдиф Җамалетдинов хәбәр иткәнчә, ике якка да файдалы хезмәттәшлек турында тиешле килешүләр Саба һәм Балык Бистәсе районнары белән төзелгән инде, тиздән Кукмара районы белән килешү имзаланачак. ТДГПУ ректоры ТР мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләренә шундый килешүләр төзү мөмкинлеге хакында уйларга тәкъдим итте.


28
гыйнвар, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Казан дәүләт медицина академиясе ректорының фәнни эш буенча урынбасары Асия Сафина академиянең чираттагы Гыйльми Совет утырышында, белем бирү йорты оешуына 90 ел тулуга багышлап, яшь галимнәргә иң яхшы эшләре өчен бирелә торган Р.Лурий исемендәге еллык премия булдырырга тәкъдим итте.

28 гыйнвар көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Фәләстин милли администрациясе Башлыгы Мәхмүд Аббас белән очрашуы булып узды.
28 гыйнварда "Ак Барс Металл" ҖЧҖ белән Франциянең "Vernet Behringer" компаниясе арасында бораулау комплексы белән тәэмин итү турындагы килешү имзаланачак. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1882 елдан бирле металл конструкцияләре җитештерүчеләр өчен җиһазлар чыгаручы "Vernet Behringer" компаниясе бу өлкәдә танылган эксперт буларак билгеле. Компанияне 2004 елдан бирле Паскаль Дени җитәкли.

28 гыйнварда Палестина милли администрациясе Башлыгы Россия ислам институтында булып китте. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов озатып йөрде.

Институтка кергәндә ПМА Башлыгын Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхаков, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре буенча идарә башлыгы Ренат Вәлиуллин, РИИ ректоры Рафикъ Мөхәммәтшин каршы алды.

Россия ислам институты белән танышкач, Мәхмүд Аббас РИИ укытучылары һәм студентлары каршында чыгыш ясады. Аннан соң ул Палестинадан килеп Казан вузларында белем алучы студентлар белән очрашты һәм сөйләште.

Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бу көннәрдә Давоста 40 нчы Бөтендөнья юбилей форумында катнаша. 28 гыйнвар көнне Хөкүмәт башлыгы эшлекле очрашулар уздырачак, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Иртән "Киләчәккә караш: кризисның дөнья һәм Россия өчен сабаклары" дигән темага фикер алуда катнашканнан соң, Татарстан Хөкүмәте башлыгының Кытайның Экспорт-Импорт банкы рәисе Ли Руогу белән очрашуы планлаштырылган. Көннең беренче яртысында шулай ук "Даймлер АГ" концерны Директорлар советы әгъзасы Андреас Реншлер белән очрашулар да ниятләнә. Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясенең башка әгъзалары Давос форумының пленар утырышларында катнашачак. Алар алга киткән илләрнең үсеше һәм глобаль идарә мәсьәләләренә багышлана.

28 гыйнвар көнне Мәскәүдә РФ Икътисади үсеш министрлыгының эшче төркеме утырышы узачак. Анда Кытай һәм Сингапурның потенциаль инвесторларына тәкъдим ителәчәк төбәк проектлары сайлап алыныр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International