ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2010 ел
чәршәмбе
Россия Президенты «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкаләтле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» 1999 елның 6 октябрендәге ФЗ-184 номерлы Федераль законның 18 статьясы һәм «Сәяси партияләр турында» 2001 елның 11 июлендәге ФЗ-95 номерлы Федераль законның 261 статьясы нигезендә Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын, аңа республика Президенты вәкаләтләрен бирү өчен, Татарстан Дәүләт Советы каравына тәкъдим итте.
27 гыйнварда Казанга Палестина милли администрациясе Башлыгы Мәхмүд Аббас килде. Халыкара "Казан" аэропортында Палестина җитәкчесен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
27 гыйнварда петербурглылар һәм шәһәр кунаклары Ленинград камалышы өзелүнең 66 еллыгын билгеләде. Санкт-Петербург өчен 27 гыйнвар олы дата. Алтмыш алты ел элек Ленинград фашист камалышыннан азат ителә. Иртүк шәһәр өстеннән биеккә күккә аэростат күтәрелде. Аны урнашкан гадәт буена Петропавловск ныгытмасы пляжыннан очырдылар. Резиналы тукыма һәм 700 литрга якын гель тутырылган аэростат прожекторлар яктысында иртәнге караңгы күк йөзендә дә яхшы күренде. Бу аэростат - Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрне дошман самолетларыннан саклаганга охшаган. Дөрес, аерма бар, хәрбиләр аны шартлагыч водород белән тутырган булган.

ТР парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт Советы делегациясенең АКШка рәсми визиты дәвам итә.

25 гыйнварда республиканың рәсми делегациясе Ак йорт һәм Капитолий калкулыгында берничә әһәмиятле очрашу үткәрде.

АКШ Дәүләт секретаре офисында делегацияне Россия Федерациясе белән мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Генераль директор урынбасары Д.Рассел әфәнде кабул итте. Ул Татарстан Республикасы белән үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу процессыннан канәгать калуын белдерде. Д.Рассел Хиллари Клинтонның Татарстанга визиты программасын әзерләүдә шәхсән үзе катнашуын ассызыклап үтте. Ф.Мөхәммәтшин АКШ Дәүләт секретаре адресына аның республикага визиты барышында төшерелгән фотосурәтләр тапшырды.

27 гыйнварда Швейцариянең Давос шәһәрендә Бөтендөнья икътисади форумының юбилей, 40 нчы утырышы ачыла.

Биш көн дәвам итәчәк форумда дөньяның 90 иленнән хакимият структурасы, бизнес-элита һәм иҗтимагый оешма вәкилләре (барлыгы 2,5 меңнән артык кеше) катнаша. Давоска 30 дәүләт һәм Хөкүмәт башлыгының килүе көтелә. Фикер алышуларда шулай ук күп кенә илләрнең тышкы эшләр, сәүдә һәм финанс министрлары, 12 милли банк башлыгы, 50 әйдәп баручы Халыкара оешма җитәкчесе, 500 дән артык гражданлык җәмгыяте вәкиле, 50 Хөкүмәтнеке булмаган оешма башлыгы катнашачак. Форумда Татарстанны ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация тәкъдим итә.


26
гыйнвар, 2010 ел
сишәмбе
Катлаулы 2009 елда консолидацияләнгән бюджет үтәлеше бүген республиканың финанс, салым, казначылык органнарының Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган уртак коллегия утырышында тикшерелде.

Финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, икътисади үсеш темпларының төшүе һәм аның нәтиҗәсе буларак салым түләүләре кимегәнгә, 2009 ел бюджетына төзәтмәләр кертергә туры килгән. Нәтиҗәдә, бюджетның керем өлеше баштагы күләмнән 34 млрд. сумга киметелеп, 66 млрд.сум итеп билгеләнгән. Чыгымнар да 86 млрд. сумга калдырылган. Шулай итеп, узган ел республика бюджеты кытлыгы 20 млрд. сум булган. Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, чыгымнар кыскартылса да, бюджетның социаль өлкәгә караган чыгымнар белән бәйле маддәләре сакланып калган.

2009 елда ТР консолидацияләнгән бюджетына 140,6 млрд. сум керем тупланган. Шуның 91,5 млрд. сумы республиканың үз керемнәре булса, 49,1 млрд. сумы федераль акчалар. Татарстанның үз керемнәренең 60 млрд. сумнан артыгы республика казнасын тулыландыруга киткән. Аның күләме, 2008 ел белән чагыштырганда, якынча 22 млрд. сумга кимегән. Җирле казналарга салым һәм салымнан тыш керемнәр 23,6 млрд. сум күләмендә җыелган. Шунысы игътибарга лаек, узган ел җирле бюджетларда салым түләүләре җыелуда тотрыклылык күзәтелә. Аларда бу күрсәткеч буенча 2008 ел дәрәҗәсе әллә-ни үзгәрмәгән.

Бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрү алдагы елларда ил күләмендә өстенлекле бурычларның берсе булачак. Бу хакта бүген ТР финанс, салым һәм казначылык органнарының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында РФ финанс министры урынбасары Антон Силуанов сөйләде. Утырыш ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан республикада, аннары РФ Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан илкүләм рәсми игълан ителгән Укытучы елы, моны Белем елы дип тә кабул итәргә була, кысаларында мәгариф системасында шактый гына үзгәрешләр көтелә. Бу мәгариф стандартларына, укытучыларны аттестацияләүгә, кызыксындыру чараларына һәм социаль ярдәм күрсәтүгә, мәгариф учреждениеләренең матди базасын ныгытуга һ.б., ә укучыларның БДИ тапшыруына өлешчә генә кагыла. Гомумән, республикада мәгарифне үстерүнең яңа стратегиясе эшкәртелә.
5 - 6 февраль көннәрендә И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә республика күләмендә балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре мөгаллимнәре арасында башкару осталыгына I ачык бәйге узачак. Аны ТР Мәдәният министрлыгы оештыра.

Конкурс "ялгыз башкару", "инструменталь һәм вокаль ансамбльләр", "академик, эстрада-джаз вокалы" номинацияләре буенча узачак. Бәйге бер турда оештырыла. Бүгенге көндә Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 160 кеше конкурста катнашырга теләк белдергән. Шул исәптән Казаннан 34 заявка килгән.


25
гыйнвар, 2010 ел
дүшәмбе
25 гыйнварда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдиновның 50 яшьлек юбилеена багышланган концерт узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International