Татарстан Республикасы Төркия Республикасының бизнес-структура вәкилләре өчен ике якка да файдалы проектларны гамәлгә ашыру, уртак производство ачу һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренә дә кертү өчен плацдпарм булырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы яңа генерал консулы Әхмәт Тута белән очрашуда белдерде.
Татарстанда Бөек Ватан сугышының 1267 ветераны торак шартларын яхшыртты. 710 кеше бу максатка социаль ипотека кысаларында иреште. Ел башыннан алып сугышта катнашучыларга субсидия бирү өчен 1 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелде.
16 декабрьдә Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты чираттагы утырышын уздырды. Утырышны комитет рәисе Морат Гаделшин алып барды.
Көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәләләр республиканың агымдагы ел бюджетына һәм Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проектлары белән бәйле иде.
Депутатларны "Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010 һәм 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында" закон проекты белән ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Аның сүзләренә караганда, республика бюджетына 13 млрд. 369 млн. сум күләмендә үз өстәмә керемнәре кергән. Аның 10, 7 млрд. сумы турыдан-туры республика бюджетындагы дефицитны каплауга, калган өлеше федераль үзәктән алынган кредитларны түләүгә киткән. Министр аңлатып үткәнчә, хәзерге вакытта республика бюджетындагы дефицит 11,36 млрд. сум күләмендә исәпләнә.
15 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Россияне 2018-2022 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү хокукына ия булу тәкъдиме кысаларында “Россия-2018” гариза бирү комитетының экспертлар төркеме делегациясе белән очрашты.
“Россия-2018” гариза бирү комитетының экспертлар төркеме делегациясе Татарстан каласына бүген кич белән килеп җитте. Визит максаты – Россия җиңеп чыккан очракта, 2018 яки 2022 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылачак стадион өчен урын билгеләү.