ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2009 ел
дүшәмбе
16 ноябрьдә ТР Хөкүмәт Йортында югары тизлекле интернетны, аерым алганда, WiMAX технологиясе базасында үстерү перспективалары хакында сөйләшү узды. Бу хакта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның "Скартел" компаниясе директоры Денис Свердлов белән очрашуы барышында сүз барды.
"Татпотребсоюз" 2010 елда продукция әзерләү әйләнешен 3 миллиард сумга җиткерергә ниятли. Агымдагы елда әзерләү әйләнеше 2 миллиард сумга җитәчәк. Әзерләү әйләнеше соңгы елларда ТР шәхси хуҗалыклары ит, сөт, яшелчә, бәрәңге һәм башка төрле авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен сизелерлек арттыруга бәйле рәвештә үсәчәк.
Быел 19 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Казанда уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Татарстанның 23 районыннан килеп барлыгы 281 млн. сумнан артык 17 мең тонна продукция сатылды, дип белдерде бүген Казан шәһәре Башкарма комитетында барган "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә икътисади үсеш комитеты җитәкчесе Азат Шәрәпов.
18 ноябрьдә республикабызның Милли музеенда "Татарстан музей өлкәсен үстерүдә музейлар бәйләнеше роле. Идеология һәм оештыру формалары" темасына "түгәрәк өстәл" утырышы узачак. Чара "XXI гасырда музей белән идарә итү" исемле семинар-тренинг кысаларында оештырыла. Анда республикабызның дәүләт, муниципаль һәм ведомстволарга карый торган музейлар җитәкчеләре катнашыр дип көтелә.

13
ноябрь, 2009 ел
җомга
13 ноябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты җитәкчесе Фоат Зиннуровка милиция генерал-майоры погоннарын тапшырды.
13 ноябрь көнне ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестицион-венчур фондының попечительлек советы утырышын үткәрде. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
19 - 29 ноябрьдә Казанның "Мир" кинотеатрында "V "Алтын мөнбәр" Халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы" узачак. Аның кысасында тамашачылар фестивальнең иң яхшы фильмнарын кабат карый алачак.
13 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Казан дәүләт медицина университетының актлар залында француз галиме, "Sainte Anne" Психиатрия һәм неврология үзәге директоры Жак Эпельбаум "Картаю баштан башлана" темасына лекциясен башлап җибәрә.

12
ноябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
12 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күренекле галим, педагогика фәннәре докторы, профессор, РФнең атказанган фән эшлеклесе Җәмил Нигъмәтовны 70 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа, фән һәм мәгариф өлкәсен үстерүгә югары әзерлекле белгечләр әзерләүгә керткән өлеше өчен, Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды.

Татарстан парламенты башлыгы Җәмил Нигъмәтовны шәхсән үзе, Татарстан Президенты, ТР Хөкүмәте һәм депутатлар исеменнән юбилее белән кайнар котлады. "Киләчәктә дә абруегезны арттырып, халкыбызга хезмәт итәрсез дип ышанам. Бик зур рәхмәт сезгә", - дип, ул Җәмил Нигъмәтов алдында баш иде.

12 ноябрьдә "Казан" милли мәдәният үзәгендә Идел буе федераль округының "Медицина - яшәү дәрәҗәсе өчен" IV Гомумроссия медицина форумы ачылды. Аны ачу тантанасында рәсми затлардан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре урынбасары Римма Ратникова, республикабызның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International