ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2009 ел
сишәмбе
Агымдагы елның 19 ноябрендә ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты чираттагы утырышын уздыра.
17 ноябрьдә РФ Премьер-министры Владимир Путин Чаллыга "КАМАЗ" ААҖнә рәсми визит белән килә. Хөкүмәтнең махсус комиссиясендә Владимир Путин "КАМАЗ"да үткәрелүче чараларга бәя бирәчәк. Хөкүмәт комиссиясе эшендә "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнаша.
17 ноябрьдә Вена шәһәрендә (Австрия) ТР Дәүләт Советы Рәисе, Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы мәдәният һәм мәгариф комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Мәдәни мирас һәм яңа технологияләр" XIV Халыкара конгрессында катнаша.

16
ноябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Татарстан Бельгия Корольлеге белән эшлекле элемтәләрне активлаштырырга кирәк дип саный. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Бельгия Корольлегенең РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ги Триверау белән очрашуда белдерде. Татарстан Хөкүмәте башлыгы әлеге Ауропа иле белән ике арадагы эшлекле мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә чыгарга тиеш дип саный.
Татарстанга танышу визиты белән Ирландиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Филипп Макдон килде. Әлеге вазифага күптән түгел генә билгеләнгән илче белән бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов очрашты.
ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы "Татмедиа" ААҖ Директорлар советының яңа советын раслады.
16 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Казан Кремлендә Бельгиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ги Труверуа белән очрашты.
16 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Казан Кремлендә Ирландиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Филип МакДона белән очрашты.
16 ноябрьдә ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә вуз студентлары һәм укытучылары Бельгия Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ги Труверуа әфәнде белән очрашты.
16 ноябрьдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Бельгия Корольлегенең РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ги Труверуа җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International