Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
19
ноябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Владимир Путин "КАМАЗ"да эшләүчеләргә "турыдан-туры элемтәдә" катнашачакларын вәгъдә итте
26 ноябрьдә "турыдан-туры элемтә" барышында гражданнарның Россия Премьер-министры Владимир Путин белән турыдан-туры элемтәсен тәэмин итүче төшерү төркемнәренең берсе "КАМАЗ" ААҖ цехларында урнашачак. Кичә предприятиегә визиты барышында В.Путин заводта эшләүчеләргә әнә шулай дип вәгъдә итте.
18
ноябрь, 2009 ел
чәршәмбе
Универсиада авылы янында Спорт медицинасы үзәге төзеләчәк
Казанда Универсиада авылы янында иҗтимагый зонада Спорт медицинасы үзәге төзеләчәк. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде.
Лодзь воеводасы делегациясе -Татарстанда
18 ноябрьдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов Польшаның Лодзь воеводасы делегациясе белән очрашты. Делегациягә Воевода бюросы директоры Марцин Шмая җитәкчелек итә. Очрашуда ике арадагы хезмәттәшлекне үстерүнең мөмкин булган юнәлешләре тикшерелде.
Р.Моратов: "Суднолар төзелеше тармагын үстерүдә кластер алымы да үзен аклаячак"
Казанда конкурентлыкка сәләтле суднолар төзелешенең заманча технологияләренә багышлап ачылган конференциядә ясаган чыгышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов әнә шул мөһим моментларга игътибар юнәлтте. Ул, Бөтенроссия конференциясендә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, бүгенге шартларда илдә суднолар төзүдә беренчел бурычларга тукталды.
Владимир Леонов: "Самбо һәм билбаулы көрәш 2013 елгы Универсиадага яңа төсмер бирәчәк"
2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиадада спортчылар 26 спорт төре буенча көч сынашачак. Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) башкарма комитеты тарафыннан расланган спорт төрләре исемлегенә шул кадәр спорт төре кертелгән.
ТР Композиторлар берлеге оешуның 70 еллыгы зурлап билгеләп үтеләчәк
21 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр Казанда ТР Композиторлар берлеге оешуның 70 еллыгына багышланган төрле чаралар уздырылачак. "Татмедиа" ААҖ шул хакта игълан салып, тантаналы чараларның исемлеген тәкъдим итә.
Республикага стажировка узу өчен алман эшмәкәрләре килде
Татарстанга стажировка узу өчен алман эшмәкәрләре төркеме килде. Икътисад министрлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, ТР Хөкүмәт йортында республика башкарма хакимият органнары вәкилләренең Германия менеджерлары белән очрашуы үткән.
17
ноябрь, 2009 ел
сишәмбе
Владимир Путин: "КАМАЗ" заманча дәрәҗәгә күтәрелә"
17 ноябрьдә Россия Премьер-министры Владимир Путин Чаллыда йөк автомобильләре өчен дизель двигательләре җыю буенча яңа цехны ачты. "Камминз Кама" Россия-Америка уртак предприятиесендә РФ Хөкүмәте Рәисе двигательләр җыю цехында символик "кызыл кнопка"га басты.
17 ноябрь - Казан дәүләт университетының туган көне
17 ноябрьдә Казан дәүләт университетына 205 ел тула. Казан дәүләт университеты - Россиянең иң борынгы мәдәни, белем бирү һәм фәнни үзәкләреннән берсе. Аңа император Александр I указы нигезендә 1804 елның 17 ноябрендә нигез салына.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Ирландия илчесе белән очрашты
ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Филипп МакДона белән очрашты.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз