ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Мәскәүдә "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар белән тәэмин итү, хезмәтләр күрсәтүгә заказалар урнаштыру турында"гы федераль законга үзгәрешләр кертү һәм федераль контрактлар системасын формалаштыру мәсьәләләре каралды. РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Сергей Собянин, Икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина катнашында узган коллегия утырышында Татарстанда дәүләт заказын үстерү перспективалары аерым урын алды. Бу хакта ТР икътисад министры Марат Сафиуллин чыгышы тыңланды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургның "Амбассадор" кунакханәсендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

20
ноябрь, 2009 ел
җомга
2015 елга кадәр Татарстан Республикасы наноиндустриясен үстерү комплекслы программасы 181,7 миллиард сумга төшәчәк. Бүген әлеге документ ТР Министрлар Кабинетында узган “Роснанотех” дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында нанотехнологияләр һәм наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча Координация советының киңәйтелгән утырышында кабул ителде. Утырышны Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук “Роснанотех” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Андрей Свинаренко катнашты.
Казандагы югары белем бирүче “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Күвәйт дәүләтеннән Шәех Хамад Синат җитәкчелегендәге делегация булып китте.

19
ноябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
“Яхшы тормыш өчен-яхшы тәҗрибә!” Россиядә ел саен ноябрь аенда уздырыла торган традицион сыйфат форумы әнә шундый шигарь белән уза. Аның быелгысын бу көннәрдә Татарстан башкаласы кабул итә. Бөтендөнья сыйфат көне һәм Ауропа сыйфат атналыгына багышланган әлеге җыенның бүген “Корстон”да пленар утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Борис Павлов, Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты Геннадий Воронин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кубрин, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Владимир Саламатов һ.б. катнашты.
19 ноябрьдә "Корстон"да ТР Хөкүмәтенең 2009 елда сыйфат өчен премияләре лауреатлары һәм дипломантлары бүләкләнде.
19 ноябрьдә Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев РФ сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Владимир Саламатов, техник җайга салу һәм метрология Федераль агентлыгы җитәкчесе Григорий Элькин һәм Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының сыйфат комитеты рәисе Геннадий Воронин белән очрашты.
20 ноябрь көнне Казанда тәүге тапкыр Татарстан текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре съезды үтәчәк. Җыенның максаты -республикада сәнәгатьнең әлеге тармагын җанландыру һәм үстерүдә эшмәкәрләр, белгечләрнең көчләрен берләштерү, тармакта социаль сәясәтне тормышка ашыру. "Казан ярминкәсе"ндә узачак чараны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлеге оештыра.
19 ноябрьдә ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә республиканың тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булды.
19 ноябрь ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты чираттагы утырышын уздыра. Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр арасында "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында" Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына һәм "Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына сәламәтлек саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында", "2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" ТР закон проектларына кагылышлылары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International