ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
ТР Президенты Минтимер Шәймиев Указы нигезендә, 12 июньдә Татарстан Республикасы район үзәге – Нурлат шәһәре, Сабантуй белән бергә 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республикадагы социаль–икътисади вәзгыять хакында фикер алышты.


10
июнь, 2009 ел
чәршәмбе

10 июнь көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә Россия Саклык банкының Идел–Нократ банкы рәисе Ирина Кудрявцева белән очрашты.

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры июль аенда 70 нче иҗта сезонын ябачак. Театрның матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, аңа кадәр сәнгать сөючеләр игътибарына 3 спектакль тәкъдим ителә.
Казакъстанның Усть–Каменогорск шәһәрендә юл хәрәкәте яшь инспекторларының “Светофор–2009” дип исемләнгән Халыкара слеты төгәлләнде. Татарстан командасы слетта икенче урынны яулады.
ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе шушы көннәрдә Истанбул шәһәрендә Сабан туен бәйрәм итүдә һәм "Топкапы" шәһәр мәдәният паркының төрки телле халыклар музеенда Татарстан Сәнгать һәм традицион культуралар үзәген ачуда катнашты.
15–19 июнь көннәрендә Казанның Үзәк стадионында 20 һәм 23 яшькә кадәрге җиңел атлетлар арасында Россия яшьләр беренчелеге уза. Татарстан Республикасы җыелма командасы 6–7 июнь көннәрендә Чабаксарда узган җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге нәтиҗәләре нигезендә формалаштырылган.
10 июнь көнне ТР Министрлар Кабинетында “Кама Аланы” туристлык–сәламәтләндерү паркын төзү проекты тәкъдир ителде. Проект буенча фикер алышуны ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәрде.

Киңәшмәдә шулай ук республиканың паркта катнашучылар арасына керүче Алабуга, Чистай, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Түбән Кама районнары вәкилләре, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Анатолий Березинский, шулай ук “Татгражданинвестпроект”, республика Җилкәнле спорт федерациясе һәм туристлык комплексын үстерүдә кызыксыну белдергән бизнес–структура вәкилләре катнашты.

“Кама Аланы” туристлык–сәламәтләндерү паркы Татарстан Республикасы Президентының 2008 елның 28 августында дөнья күргән УП–408 номерлы Указы нигезендә, Татарстан Республикасының Түбән Кама, Мамадыш, Алабуга, Чистай һәм Балык Бистәсе районнары территориясендә (үзәге – Кама Аланы бистәсендә) төзеләчәк.


9
июнь, 2009 ел
сишәмбе

9 июнь көнне “ICL-КПО ВС” җәмгыятендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында республиканың һәм Казан шәһәренең IT-индустриясе өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов япон компанияләре вәкилләре белән очрашты. Яклар Татарстан предприятиеләренең Япония партнерлары белән хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты, дип хәбәр итә бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International