ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2009 ел
шимбә
13 июньдә Болгар шәһәрендә ислам дине кабул итүгә 1120 ел тулуга багышланган чаралар үтте.

12
июнь, 2009 ел
җомга
12 июньдә ТР район үзәге Нурлат шәһәрендә берьюлы өч бәйрәм: Россия көне, шәһәрнең 100 еллыгы һәм Сабантуй билгеләп үтелде. Бәйрәм чараларында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев адресына Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев һәм Россия Федерациясе Премьер-министры Владимир Путиннан котлау телеграммалары килде.

11
июнь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасы административ-эшлекле үзәгендә ТР Премьер-министры, "Алабуга" махсус икътисади зонасының Күзәтүчеләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында күчмә киңәшмә узды.
Бүген Уфада Башкортстан халыклары Ассамблеясының II съезды узды. Республика милләтара форумында Татарстанны ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР халыклары Ассамблеясы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте.
Быелга Казан шәһәре бюджетының керем өлеше, алдан карап кабул ителгән 13 482 млн. сумнан 220 млн. сумга киметелеп, 13 262 млн. сум тәшкил итәчәк. Чыгымнар исә 14 344 млн. сумнан 82,9 млн. сумга артып, 14 427 млн. сумга җитәчәк. Бүген Казан шәһәре Думасының 41 нче сессиясендә шәһәр бюджетының 2009 елга һәм пландагы 2010, 2011 елларга каралган бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты буенча чыгыш ясаган Башкарма комитетның финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов әнә шулай дип игълан итте.
Бүгеннән дагыстанлыларга "Алтын мөнбәр" халыкара мөселман кинофестивалендә җиңү яулган фильмнар тәкъдим ителә башлый.
19-20 июнь көннәрендә Казанда “Мәгълүмат иминлегенең халыкара аспектлары” дигән V Ауразия форумы (Инфофорум-Ауразия-2009) узачак. Әлеге мәртәбәле халыкара җыенны Татарстан башкаласының беренче тапкыр кабул итүе. Моңа кадәр 3 тапкыр ул Казахстанда, бер тапкыр Мәскәүдә узган. Быелгы Казан форумында 100 дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Шушы һәм Инфофорумның башка үзенчәлекләре хакында бүген журналистларга ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров сөйләде.
11 июнь көнне физик мөмкинлекләре чикләнгән 18 яшьлек Карина Павловага ТР Президенты Минтимер Шәймиевтән бүләк тапшырдылар. Искә төшереп үтәбез, 9 июньдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ICL-КПО ВС ААҖендә булды, анда предприятиедә җыелган заманча ноутбук тәкъдир иттеләр. ТР Президенты ноутбукны балалар церебраль параличы белән интегүче кызга бүләк итәргә вәгъдә итте. ТР Президентының вәгъдәсе озак көттермәде - бүген ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова Павловлар гаиләсенә барды. Балачактан инвалид булган Каринага уку өчен бик кирәкле булган ноутбукны тәкъдир итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International