ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2009 ел
дүшәмбе
Башкала базарларында булган барлыгы 10197 урынның 2053е буш тора. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә, бакчачыларга үзләренең товарларын сатуда шәһәр базарларындагы сәүдә урыннарына квоталар гамәлдә.
Июнь-июль айларында Россия төбәкләрендә Татарстан делегацияләре катнашында милли бәйрәмебез сабантуйлары уздыру уңаеннан, "Татнефть" ААҖ "Рухият" фонды аша бушлай китаплар бүлеп бирде. Басмалар Россиянең 10 төбәгендә, шул исәптән Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Татарстанның 10 шәһәрендә тапшырылачак. Компания тарафыннан 180 мең сумлык 1300 китап бүләк ителгән.
24-26 июнь көннәрендә Казанда Израиль Мәдәнияте көннәре узачак. Чараның тантаналы ачылышы 24 июньдә "Мир" кинотеатрында була. Бу көнне кинотеатр фойесында Тель-Авив шәһәренең 100 еллыгы уңаеннан, "Тель-Авив - город контрастов" дигән күргәзмә ачыла, кичен исә "Авива, любовь моя" (2005, режиссеры - Шоми Зархи) дигән нәфис фильм күрсәтелә, дип белдерә "Татаркино" дәүләт учреждениесе матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасының махсус һөнәри белем бирүче 7 уку йорты "Мәгариф" илкүләм өстенлекле проект кысаларында уздырылган бәйгедә җиңү яулады. Конкурска 330 заявка килгән иде.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы рәсми делегациясе ике көнлек (14-15 июнь) эш визиты белән Төркмәнстанда. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
15 июньдә Казан шәһәре Башкарма комитеты аппараты җитәкчеләренең чираттагы "дүшәмбе киңәшмәсе"нә рәислек иткән мэр Илсур Метшин, РФ транспорт министры Игорь Левитинның Казанга килүе көтелә, дип белдерде.
15 июнь көнне республика мәктәпләрен тәмамлаучы 11 нче сыйныф укучылары Россия тарихы һәм физикадан Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра.
15 июньдә Казан Кремлендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Совет утырышына әзерлек буенча эшче төркем әгъзаларының киңәшмәсе булды. Киңәшмә "Төзелеш тармагындагы вәзгыять һәм аңа ярдәм итү буенча Идел буе федераль округы төбәкләре тарафыннан күрелүче чаралар турында" дигән мәсьәләгә багышлап уздырылды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты, эшче төркемнең җитәкчесе Минтимер Шәймиев үткәрде.

14
июнь, 2009 ел
якшәмбе
Мәскәүнең "Янтарь" стадионында "Вызов России" халыкара җиңел атлетика турниры узды. Анда дүрт Олимпия чемпионы катнашты.
14 июнь көнне ТР Балык Бистәсе муниципаль районында Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмдә Премьер-министр урынбасары - ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Казан май комбинаты" ААҖнең Директорлар Советы рәисе Дмитрий Самаренкин һ.б. кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International