10 июньдә Татарстанга РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев килде. "Казан" Халыкара аэропортында зур кунакны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов каршы алды.
6 июнь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Нева буенда ачылган XII Петербург халыкара икътисади форумында катнашу өчен Санкт-Петербургка килде. Аның сәфәренең рәсми өлеше Колумбия Республикасы вице-президенты Франсиско Сантос Кальдерон белән очрашудан башланды.
Казаннын 2013 елнын Универсиада башкаласы буларак танылуы уңаеннан Татарстан Президенты исеменә котлау телеграммалары килүләре дәвам итә.