Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Владимир Путиннан Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрү хокукы өчен көрәштә Татарстан Республикасы башкаласының җиңүе белән котлап телеграмма килде.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә ТР Спортның су асты төрләре федерациясе президенты Дмитрий Шелердан котлау телеграммасы килгән. Телеграмма 100 процентка Татарстан Республикасы спортчы-аквалангистларыннан төзелгән Россия командасының су астында йөзү буенча дөнья беренчелегендә катнашып, әлеге спорт төре буенча алтын медальләр яулавына бәйле рәвештә җибәрелгән