Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән “Газпром” ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер котлады.
“ЛУКОЙЛ” нефть компаниясе Директорлар советы рәисе Валерий Грайфер Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән котлады.
Бәһрәйн стратегик, халыкара һәм энергетик тикшеренүләр үзәге (“Дерасат”) Попечительләр советы рәисе Халед Бен Ибраһим әл-Фадалла Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән котлады.
Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә 80 яшьлек юбилее алдыннан котлаулар килә.
Юбилее белән Минтимер Шәймиевне Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко котлады.
Бүген Мәскәүдә Россия Федерацияясе Президенты Владимир Путин һәм Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Дәүләт киңәшчесе, ТРның тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев белән аның 80 яшьлек юбилее алдыннан очрашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казандагы Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч белән очрашты.
Бүген Казанның “Корстон” комплексында иң яхшы җитәкчеләр бүләкләнде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары катнашты.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышы ачылды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.
Бүген Казанда Татар профессиональ театры һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды.
Тантананың күп сандагы кунаклары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова бар иде.
Җирле үзидарә башлыкларының төп бурычы – муниципаль берәмлекләрнең булган потенциалын нәтиҗәле гамәлгә ашыру, шулай ук кеше капиталын үстерүдә һәм ачуда ярдәм күрсәтү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XI съездында хәбәр итте. Чара Казанда “Корстон” КСККда узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, шулай ук республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре катнашты.